Мөслим-информ

"Ләйсән" бакчасына йөрүче балалар - "Агромастер"да

Район үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре "Агромастер" җәмгыятенә экскурсиягә бардылар. Компания җитәкчесе Илгиз Исламов балаларны яңа технологияләр һәм заманча җайланмаларның эшләү ысуллары белән таныштырды. Биредә җитештерелгән продукциядән күргәзмә дә ясалган иде. Сабыйларга әлеге сәяхәт бик ошады. Очрашу истәлеге итеп нәниләргә күчтәнәчләр тутырылган пакет та бирелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: