Мөслим-информ

"Ләйсән" бакчасы "Агромастер"да булган экскурсия турында сөйли

Безнең "Ләйсән" балалар бакчасында балаларны кечкенәдән үз халкы, үз туган җире, аның байлыклары, күренекле кешеләре белән таныштыруга зур әһәмият бирәбез. Күптән түгел генә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Агромастер" җитештерү компаниясенә экскурсиягә бардык, дип яза безгә Силүзә Фахразиева, Мөслимдәге "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Капкадан керүгә безне ачык йөз белән компания җитәкчесе Илгиз Исламов һәм Кадрия Ягьфәровна каршы алды. Фәрхәт Шәмсиев исә авыл хуҗалыгы машиналары, светодиотлы лампалар, кояш электр станцияләре җитештерү участоклары, анда эшләүче абыйлар белән таныштырды. Балалар лазер җайланмаларын, запас частьләр ясау станокларын, әзер агрегатларны кызыксынып карады.

Экскурсия ахырында һәрбер балага күчтәнәчләр салынган пакетлар тараттылар. Файдалы экскурсия оештырып, балаларыбызны сөендергәннәре өчен Илгиз Зәкиевичка, Кадрия Ягъфаровнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Балаларыбыз экскурсиядә күргәннәрен әти-әниләренә дә сөйләгәннәр һәм күбесе "үскәч "Агромастер" да эшләячәкмен", дигән. Димәк, безнең экскурсия файдага булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: