Реклама
Бүген Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында Татарстанның алга таба үсеш курсын билгели, тантананы һәркем онлайн карый ала.
Татарстан Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шундый фикер әйтте.
«Юллама, чыннан да, темп бирә. Ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә. Нәкъ менә шуннан чыгып, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнә», — диде Фазлыева. Ул Юлламаның республиканың социаль сәясәтенә багышланган өлешенә аерым игътибар биреләчәген әйтте.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында Татарстанның алга таба үсеш курсын билгели, тантананы һәркем онлайн карый ала.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/24-09-2020/l-yl-fazlyeva-tatarstan-prezidenty-yullamasy-respublikaga-aldagy-elga-temp-bir-ch-k-5773904
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз