Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үләргә куркырсың!..

Гомер дә, үлем дә Аллаһы Тәгаләдән бирелә. Кайберәүләрнең аңа тариф-такса кертүе гаҗәпләндерә.

“Авыл утлары” газетасының 2020нче елның 18 декабрь санында Роза Җиһангированың “Гөнаһ алмыйбызмы?” дигән язмасы басылды. Роза апа Коръән ашларына әзерләнгән табыннарга һәм сәдака таратуга карата фикерен җиткерә. Укыгансыздыр, язманың эчтәлеген яңартып тормыйм. Ә фикер белән тулысынча килешәм. 
Мәҗлес үткәргәндә, башкалардан ким-хур булмасын дип тырыша торгач, уздырып та җибәрәбез. “Фәләннәрдә шуны ашадык”, “фәләннәр моны әзерләгән иде” дип кайберәүләр тырышлыкларының сәбәбен ачыктан-ачык сөйли. Коръән ашын Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен түгел, кемгәдер күрсәтү, мактану өчен үткәрәбез булып чыга. Югыйсә, Коръән ашларының максаты – өйдә дога тавышын яңгырату, якыннарны бер табын артына җыю. 
Мөслим авылы имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Нәбиев бер гыйбрәтле хәл сөйләде. Хәзрәтнең рөхсәте белән сезгә дә җиткерим әле. Берәүләр хәзрәтне Коръән ашына чакыра. “Килеп кердек, өстәл буп-буш, – ди хәзрәт. – Коръән ашын башларга рөхсәт алып, дога укыдым, вәгазь сөйләдем. Вәгаземне тәмамладым да ни дип әйтергә белми аптырап калдым. Аш чыгачакмы – белмим бит. Ашар өчен килмәдек, җыелуыбызның сәбәбе – Коръән уку, мәетләр рухына дога җиткерү. Шунда хуҗабикә, ризык чыгарырга рөхсәт алып, табынга аш чыгарды. Аш янына ипи белән тоз-борыч куелды. Аш артыннан ит белән бәрәңге, аннан бәлеш чыкты. Бәлештән соң чәй һәм аның янына мәҗлестә катнашучылар алып килгән күчтәнәчләрне чыгардылар. Табынга мин әйткәннәрдән артык бернәрсә дә куелмады. Соңыннан табынга дога кылдык. “Хәзрәт нәфесле” дип уйлый күрмәгез, юк. Тик табынның башкалардан үзгә итеп әзерләнүе кызыксыну уятты. Берәр хикмәте бардыр, дим. Хуҗа “сер”не үзе чиште. Йорт хуҗалары читтән кайткан булып чыкты. Алар ягында Коръән ашлары шулай үтә икән. Шулай дөрес тә. Әйткәнемчә, аш-мәҗлескә без вәгазь тыңларга, Коръән укырга, туганнар белән очрашырга барабыз”. 
Мул табыннар артында өсте-өстенә чыккан ризыкның кадере дә югала. Ризыкны беркем дә тулысынча ашап бетерә алмый, димәк, аның бер өлеше исраф булырга мөмкин. Аннан, шушы мәшәкатьләрдән куркып, мәҗлесне үткәрергә җөрьәт итмәүчеләр дә юк түгел. Югыйсә, Коръән ашына фәлән кадәр кеше чакыру да бурыч итеп куелмаган бит. Төп максат – дога. Йортка, әрвахлар рухына дога кылу. 
Роза апа күтәргән икенче мәсьәлә – хәер таратуга да тукталыйк әле. Дини китапларда хәер ияләре дип ятим балалар, ялгызлар, мохтаҗлар күрсәтелә. Бүген шул ук аш-мәҗлесләргә чакырылган кунакларның һәркайсы хәер тарата. Хәер тарату дигәнебез шул ук акча алмашуга кайтып кала түгелме? Хәерне мәчеткә яки мохтаҗларга биреп, хәер тарату өчен киткән вакытны вәгазь тыңлауга юнәлтеп булыр иде. 
Хәерне оялып бирергә кирәк, ди торган иде әби-бабайлар. Уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен, дигән әйтемне дә ишетергә туры килә. Мәгънә бер үк: хәер мактану өчен эшләнми. Тик күпчелек хәер тарата башлагач, мөмкинлеге булмаган кеше дә, кыенсынып, хәер таратырга мәҗбүр була. Бер пенсиягә карап торган ялгыз карчыкның чыннан да мөмкинлеге булмаска мөмкин бит! “10 сум таратмыйлар инде хәзер” дип, 50 шәр сум таратучылар да бар. Бусы да килешеп бетми кебек, чөнки бөтен кешенең дә мөмкинлекләре бердәй түгел. Кешенең якынын югалтып, өчесен, җидесен яки кырыгын үткәргән вакыты да булса (болары бидгать гамәлләр, ди хәзрәтләр), кайгылы кешегә ярдәм итәсе урында хәсрәтен тирәнәйтәбез булып чыга түгелме?! 
Кайгылы вакыты дигәннән, кайбер җирлекләрдә мәет озатканда да хәер күләме билгеләнгән. Мәсәлән, кабер казучыларга, ләхет алучыларга сәдака итеп мунча тастымалы белән 500әр сум акча бирү шарт. Мәет юучыларга да шул ук күләмдә сәдака билгеләнгән. “Билгеләнгән”, “шарт” дигән сүзләрне куллануыма ачуланмагыз, халыкка шулай җиткерелгән. Якыннары якты дөнья белән хушлашучылар, мөмкинлеге нинди булуга карамастан, шушы сәдаканы әзерли. Сәдаканы һәркем күңеле кушканча, үз мөмкинлегеннән чыгып бирергә тиеш, дип беләм. Такса дими ни дисең?! Һәм бу бәяне җиткерүчеләр, таксаны билгеләүчеләр хәзрәтләр түгел, дөрес аңлагыз. 
Якынын югалткан кеше газизенең “соңгы туе”, “соңгы ашы” дип барысын да эшләргә әзер. Күңелнең нечкә вакыты. Адәм баласының кайгысыннан бизнес ясамагыз әле, җәмәгать!

Римма Афзалова.

Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев