Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлән һәм чүп-чар яндыру тыела

Яз җитеп, җир өсте кипшерә башлау белән халык, бигрәк тә җир хуҗалары коры үлән яндыра башлый.

Яз җитеп, җир өсте кипшерә башлау белән халык, бигрәк тә җир хуҗалары коры үлән яндыра башлый. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела. Авыл хуҗалыгы белгечләре коры үләнне яндыру туфракның гумус катламын боза дип белдерә. “Басу-кырларда коры үлән яндыру зур янгыннар чыгуга сәбәп булып тора. Коры үлән яндырган өчен гражданнарга – 4 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – 15 мең, юридик затларга 250 мең сумга кадәр штраф яный. Басу-кырларда коры үлән яндыручыларны күрсәгез, тиз арада янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегез”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев