Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәт районында бульдозер әйләнеп капланган, йөртүчесе үлгән

Беренчел мәгълүматлар буенча, бульдозерчы куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозган.


("Татар-информ"). Әлмәт районында Кичучат авылы янында юл кырыена төшеп китеп бульдозер әйләнеп капланган, бульдозерчы үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәбәр Әлмәт районының ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына кичә 23 сәгать 54 минутта алынган. Урынга 65 нче янгын-сүндерү часте һәм 7 нче зона коткару отряды чыккан. Ачыкланганча, әлеге бульдозер "УТТ" оешмасына карый. Үлгән бульдозерчыга 24 яшь булган. Аның гәүдәсен Әлмәт моргына тапшыру өчен медикларга тапшырганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бульдозерчы куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев