Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр рәсем ясарга өйрәнде

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында "Язгы игелеклелек атнасы" акциясе кысаларында "Язгы кәеф - рәсемнәрдә" исем астында мастер-класс үтте.

Әлеге чараның максаты - төсләр төрлелеге аша матур рәсемнәр ясап социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның кәефен күтәрү, иҗат белән тотрыклы кызыксыну тәрбияләү. Социаль хезмәткәр Лиуза Мөхәммәтҗанова һәм мәдәни хезмәткәр Азия Заһидуллина яз җитүе, табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләделәр, рәсем ясау өчен сюжетлар сайлауны анлаттылар. Мастер-класста 5 кеше катнашты. Алар рәсем ясаганда мотивларны дөрес урнаштырырга, тигез матур буярга, төсләрне дөрес сайларга өйрәнделәр.

Матур төсләр, матур рәсемнәр, чын күңелдән күрсәтелгән ярдәм социаль хезмәттән файдаланучыларның кәефләрен күтәрде, белем һәм сәләтләрен үстерүдә бер зур адым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев