Мөслим-информ

Өлкәннәр рәхмәте

Район үзәгендә күптән түгел үз хезмәтләрен күрсәтә башлаган җәмагать мунчасы да, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 1 октябрь көнне - хатын - кызларга, 2 октябрьдә - ир - атларга көн дәвамында бушлай хезмәт күрсәткәннәр.

Бушлай хезмәт күрсәтеп кенә калмаганнар, ә бу көнне мунчага килгән һәр өлкәнгә, биредә эшләүче хезмәткәрләр чәй өстәле әзерләп, өлкәннәрне кунак иткәннәр. Мондый игелек һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен, җәмагать мунчасында хезмәт куючы һәркемгә рәхмәтләребезне җиткерәбез, һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз, дип хәбәр итәләр мунчада булган өлкәннәребез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: