Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр хөрмәтләнде

Бәйрәм тантанасы котлау-тәбрикләүләр белән башланып китте. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов та чарада катнашучы өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде.

Тантана бүләкләргә бай булды. Бәйрәмгә җирлегебездә яшәүче, төрле өлкәләрдә хезмәт куйган, өлкәннәр чакырылган иде. Алар бәйрәмгә чакырулары өчен җитәкчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр, бәйрәм белән тәбрикләделәр. "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы һәм "Рябинушка" фольклор ансамбльләренең чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Тантанада катнашучылар мәдәният йортында урнашкан "Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Мөслимлеләр" музеенда булдылар, биредәге экспонатларны зур кызыксыну һәм соклану белән карадылар. Залда чәй табыны әзерләнгән иде. Өлкәннәребез күптән күрешмәгән дуслары, танышлары белән гапләшеп чәй эчтеләр.

Бәйрәмдә катнашкан абый-апаларның күзендә шатлык чаткылары һәм йөзләрендә бәхет нурлары иде. Әле бик озак еллар шулай шатлык нурлары өләшеп, бәхетле яшәгез, хөрмәтле өлкәннәребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев