Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Мөслимдә узачак чаралар (ПРОГРАММА)

Ел саен октябрьнең беренче ун көне өлкәннәр декадасы буларак билгеләп үтелә. Игътибарыгызга әлеге ункөнлек кысаларында Мөслимдә узачак чаралар ПРОГРАММАСЫН тәкъдим итәбез.

Өлкәннәр декадасы кысаларында үтәчәк чаралар

30 сентябрь, 8.00 сәг.

Мөслим зиратында оешма-предприятиеләр коллективлары һәм авыл халкы катнашында өмә уза.

1-10 октябрь көннәрендә

Оешма-предприятиеләрдә, авыл җирлекләрендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары.

Декада кысаларында авыл җирлекләрендә мәктәп укучылары катнашында концерт күрсәтү, чәй өстәле әзерләү һәм авыл җирлегендә җитештерелгән азык-төлек продукциясен сату ярминкәләрен оештыру (график буенча).

2 октябрь, 14.00 сәг.

"Дуслар-клаб" кафесы кинозалында өлкәннәр өчен кинофильм күрсәтү.

3 октябрь, 9.00 сәг.

Район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә һәм ветеран оешмаларының төзелүенә 30 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш, "Сүнмәс дәрт" клубы үзешчәннәре концерты.

4 октябрь, 10.00 сәг.

Район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлау, концерт номерлары күрсәтү.

5 октябрь, 10.00 сәг.

Җәмигъ мәчетендә "Картаймагыз әле, ветераннар!" клубының эшен башлап җибәрү.

6 октябрь, 10.00 сәг.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә өлкәннәр катнашында спорт ярышлары уздыру.

7 октябрь, 9.00-13.00 сәг.

Район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда бәйрәм ярминкәсе һәм район үзешчәннәре концерты. Ярминкәдә өлкәннәр өчен үзебездә җитештерелгән азык-төлек продукциясенә ташламалы сату оештырыла.

6, 7 октябрьдә - хатын-кызлар өчен; 5, 8 октябрьдә - ир-атлар өчен җәмәгать мунчасында ветераннарга бушлай хезмәт күрсәтү. Вакыты: 12.30-19.00 сәг.

1-10 октябрь көннәрендә

Чәчтарашханәләрдә пенсионерларга ташламалы хезмәт күрсәтү.

9 октябрь, 10.00 сәг.

Ветераннар активы белән Мөслимдәге тарихи урыннарга һәм яңа төзелгән объектларга экскурсия үткәрү.

10 октябрь, 8.00 сәг.

Агач утырту акциясе кысаларында Мөслим зиратының иске өлешендә агачлар утырту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев