Өлкәннәр декадасы кысаларында Мөслимдә үтәчәк чаралар
1-10 октябрь көннәрендә Оешма-предприятиеләрдә, авыл җирлекләрендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары.
Декада кысаларында авыл җирлекләрендә мәктәп укучылары катнашында концерт күрсәтү, чәй өстәле әзерләү һәм авыл җирлегендә җитештерелгән азык-төлек продукциясен сату ярминкәләрен оештыру (график буенча).
2 октябрь, 14.00 сәг.
"Дуслар-клаб" кафесы кинозалында өлкәннәр өчен кинофильм күрсәтү.
3 октябрь, 9.00 сәг.
Район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә һәм ветеран оешмаларының төзелүенә 30 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш, "Сүнмәс дәрт" клубы үзешчәннәре концерты.
4 октябрь, 10.00 сәг.
Район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлау, концерт номерлары күрсәтү.
5 октябрь, 10.00 сәг.
Җәмигъ мәчетендә "Картаймагыз әле, ветераннар!" клубының эшен башлап җибәрү.
6 октябрь, 10.00 сәг.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә өлкәннәр катнашында спорт ярышлары уздыру.
7 октябрь, 9.00-13.00 сәг.
Район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда бәйрәм ярминкәсе һәм район үзешчәннәре концерты. Ярминкәдә өлкәннәр өчен үзебездә җитештерелгән азык-төлек продукциясенә ташламалы сату оештырыла.
6, 7 октябрьдә - хатын-кызлар өчен; 5, 8 октябрьдә - ир-атлар өчен җәмәгать мунчасында ветераннарга бушлай хезмәт күрсәтү. Вакыты: 12.30-19.00 сәг.
1-10 октябрь көннәрендә
Чәчтарашханәләрдә пенсионерларга ташламалы хезмәт күрсәтү.
9 октябрь, 10.00 сәг.
Ветераннар активы белән Мөслимдәге тарихи урыннарга һәм яңа төзелгән объектларга экскурсия үткәрү.
10 октябрь, 8.00 сәг.
Агач утырту акциясе кысаларында Мөслим зиратының иске өлешендә агачлар утырту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев