Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лицейлылар “Мин – милләтемнең горурлыгы” исемле акциягә старт бирде

Лицей укучылары һәм укытучылары укуга татарларның милли киеменең бер өлеше булган калфак-түбәтәйләрдән килде.

Алар “Мин – милләтемнең горурлыгы” исемле акциягә старт бирде. Чарада кызлар ансамбле башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры яңгырады, яшь курайчылар “И туган тел” көен башкарды. “Әлеге акция белән сез татар телен саклауга үз өлешегезне кертәсез”, – дип ассызыклады район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдертдинова. Чарада катнашучылар татарларның гимнына әйләнгән “И туган тел” җырын башкарды. Аннан соң бер төркем укучылар Шәмсия Җиһангированың Мөслим гимнына әверелгән мәгълүм җырына “Мөслим” сүзе булып тезелделәр. Лицейлылар башкаларның да акциягә кушылуын көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев