Мөслим-информ

Лицейлылар әтиләре белән музейга барган

Тукай районының Иске Абдул авылында урнашкан Гиндукуш хәрби дан музее-истәлекле урын. Анда лицейның 4 а сыйныфы укучылары да кунак булып кайтты. Лицейның әтиләр советы оештырган экскурсиягә балалар әфганчылар Алмаз Солтанов һәм Айбулат Юнысов җитәкчелегендә барды.

Укучыларны музейда сугышчы-әфганчылар каршы алган. Биредә райондашларыбыз Әфган һәм Чечня сугышында һәлак булганнарның фотолары,хатлары,шәхси әйберләре,экспонатлар белән танышты. Әфганчылар Алмаз Солтанов һәм Айбулат Юнысов укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: