Мөслим-информ

Лицейдан Рәвилә Закирова – "Искиткеч әйдаман" конкурсы җиңүчесе

Гимназия базасында "Искиткеч әйдаман - 2017" конкурсының муниципаль туры узды. Бәйгедә район мәктәпләреннән 14 әйдаман көч сынашты. Беренче урыны Мөслим лицееннан Рәвилә Закирова яулады.

Икенче урында - Тат. Бүләр урта мәктәбенннән Аида Дмитриева. Өченче дә - Олы чакмак мәктәбеннән Адилә Сабирова белән Рус Шуган мәктәбеннән Татьяна Новикова. Призлы урынга чыккан әйдаманнарга мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: