Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лицей укучылары Анапага бара

Быел лицейлылар “Президент ярышлары” Бөтенроссия бәйгесенең республика турында җиңүгә иреште. 9 сыйныфы укучыларыннан торган 8 кешелек команда 15 команда арасында беренче урынга чыкты. Тренерлар – Айдар Исламов һәм Фасыйл Арсланов.

Спорт ярышларында Мөслим лицее укучыларының исемнәре еш яңгырый. Районда гына түгел, узган ел лицейның “Мирас” командасы мини-футбол буенча “Йолдызларга якынаеп” Бөтенроссия ярышларыннан җиңү белән кайтты. Лицейлылар бәйгедә, 8 федераль округны артта калдырып, “Россия чемпионнары” исемен алдылар. Егетләрнең тренерлары – Илфат Хафизов һәм Айдар Исламов. Быел лицейлылар “Президент ярышлары” Бөтенроссия бәйгесенең республика турында җиңүгә иреште. 9 сыйныфы укучыларыннан торган 8 кешелек команда 15 команда арасында беренче урынга чыкты. Тренерлар – Айдар Исламов һәм Фасыйл Арсланов.

Егет-кызлар 6 спорт төрендә көч сынашты. Күптөрле күнегүләрне үз эченә алган многоборьеда (60 метрга йөгерү, аркага ятып идәннән күтәрелү, турникта тартылу, урыннан ераклыкка сикерү, алга иелү, кулларга таянып идәннән күтәрелү) Кирилл Абдреев белән Ләйсирә Әхмәтшина беренче урынны алды. Тагын ике укучы әлеге спорт төрендә икенче-өченче урыннарны бүлеште. Төрле ераклыкка йөгерүне үз эченә алган эстафета ярышларында һәм иҗади бәйгедә дә Мөслим командасы беренчелекне алды. Теоретик бәйгедә безнекеләр икенче урынга чыкты.

– Һәр районнан иң көчле командалар килүен беләбез, шуңа кҗиңүгә өметләнмәдек тә! Ярышлар төгәлләнгәч, баллар аермасы башка командалардан шактый зур булуын аңладык. Беренче урынга чыгуыбызны белгәч, сөендек! – ди Кирилл Абдреев. Тренерлары Айдар Исламов исә 9 сыйныфның җиңәчәгенә ышанган. “Җиңүгә өметләнмәдем, дип әйтеп булмый. Тугызлар – көчле сыйныф!” – ди ул.

– Ярышларны авыр дип әйтеп булмый. Шулай да дулкынландык инде, – ди укучылар.

Егет-кызлар сентябрь аенда Анапада Бөтенроссия күләмендә узачак ярышларда Мөслим данын яклаячак. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 82 команда белән көч сынашырга туры киләчәк. “Июль аенда ярышларга әзерләнә, тренировкалар үткәрә башлыйбыз”, ди Айдар Исламов. Ә бүген... бүген 9 сыйныфлар дәүләт имитиханнарын тапшыра. Имтиханнарын уңышлы биреп, ярышларга әзерлекне тыныч күңел белән башларга язсын!

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X