Лицей укучылары 20 призлы урын алды
Шушы ук көнне лицейда бишенче сыйныф укучылары арасында Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәренә багышлап “Күңелле стартлар” уены да үтте.
Мөслим районы укучылары бу уку елында республика фән олимпиадаларында 32 призлы урын яулады, шуларның 20се – лицей укучыларыныкы. Бүген тәрбия сәгатендә алар сабакташлары, лицейдашлары, укытучылары алдында уңышка ирешү серләре белән бүлеште, укытучыларына рәхмәтләрен әйтте. Алдагы елларда да республика олимпиадаларында яисә берничә фәннән уңышларга ирешкән укучылар җиңү өчен сәләт кенә әз, тырышлык, өстәмә уку, фәнне ярату да кирәк диде.
Шушы ук көнне лицейда бишенче сыйныф укучылары арасында Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәренә багышлап “Күңелле стартлар” уены да үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев