Мөслим-информ

Лицей укучылары әниләрен хөрмәтләде

Бу атнада лицейда "Мәктәп һәм гаилә. Балаларны тәрбияләүдә бер - беребезгә ничек ярдәм итәргә?" дип исемләнгән башлангыч сыйныф укучыларының әниләре өчен университет үтте.

Лицейда 9 башлангыч сыйныф исәпләнә. Аларда 186 бала белем һәм тәрбия ала. Университет өч рубрикада: белгечләр сүзе, әниләр сүзе, балалар сүзе, рубрикалары буенча үтте. Белгечләр сүзе рубрикасында лицейның психологы, ата - аналар комитеты җитәкчесе, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары чыгыш ясадылар. Әниләр сүзе рубрикасында төрле сораулар бирелде, әниләр үз фикерләрен җиткерделәр, бала тәрбияләүдә үзләренең алымнары белән уртаклаштылар. Балалар сүзе рубрикасында - башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әниләрен бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: