Реклама
7-14 сентябрь көннәрендә лицейда "Игелеклелек атнасы" акциясе кысаларында төрле чаралар оештырылды. Светлана Иванова җитәкчелегендә башлангыч класс укучылары "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә уенчыклар алып барганнар.
Тимурчылык, шефлык эшен дәвам итеп, 5-8 класслар үзләренә билгеләнгән өлкәннәрнең өйләренә барып ярдәм иткәннәр. Картлар һәм инвалидлар йортында 1-6 класслар булганнар. Алар биредә тәрбияләнүчеләргә күчтәнәчләр алып килгәннәр, концерт номерлары тәкъдим иткәннәр.мемориаль комплексны тәртипкә китерүдә 2,6 класслар булышканнар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз