Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилиядән – манты

Мантыны яратмаган кеше бар микән?! Бу төр ризыкны кызык итеп “зур пилмән” дип йөртүчеләр дә бар. Камыры авызда эреп торучы манты рецептын сезгә Мөслимнән Лилия Галиева тәкъдим итә. 

– Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен ике стакан он, 50 мл сөт һәм шул кадәрле үк су, бер йомырка, бер чәй калагы тоз һәм бер чәй калагы көнбагыш мае кирәк. 
Фарш өчен күбрәк майлы сарык итен кулланам. Бер килограмм ит алам. Уртача зурлыктагы бер баш суган, бер бәйләм кинза, тәменчә тоз, 100 мл бозлы су кирәк булачак. 

 

Әзерләү тәртибе: тирән савытка ике стакан он, йомырка сытып салабыз. Җылы суны сөт һәм тоз белән катнаштырабыз. Үсемлек мае өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Йомшак эластик камыр килеп чыгарга тиеш. Камырны сөлге белән каплап ярты сәгатькә “ял итәргә” калдырабыз. 
Эчлек ясарга керешик. Сарык итен пычак белән бик вак кисәкләргә турыйбыз. Аңа вак итеп туралган суган, тоз, кара борыч һәм кинза өстибез. Өстенә дүрт аш кашыгы бозлы су салабыз. 
Камырны юка катламга (2 мм) җәеп, шакмакларга кисәбез. Урталарына әзер эчлекне салабыз. Мантыларны парда пешерәбез. Чама белән 40-50 минут чамасы пешә. Табынга каймак яисә майонез белән, өстенә вак итеп туралган яшел укроп сибеп бирәбез. 
Тәмле булсын! 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев