Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилиядән – “Баллы” торты

Райондашыбыз Лилия Идиятуллина аш-суга бик оста.

Торт һәм пирожныйлары аеруча уңа аның. Уллары: “Кибеттәге тортларга караганда әниебез пешергән ризык мең мәртәбә тәмлерәк һәм туклыклырак”, – ди. “Баллы” торты рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. 
– Камыр өчен 100 грамм акмай, 200 грамм он, 1,5 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2 аш кашыгы какао, тәменчә шикәр комы кирәк булачак. 
Эчлек өчен 500-600 грамм эремчек (мин, гадәттә, 5 процент майлылыктагысын сайлыйм), 2 йомырка, бер аш кашыгы кукуруз крахмалы, ванилин, шикәр комы алабыз. 
Әзерләү тәртибе: он, көпшәкләндергеч, какао, шикәр комын бергә кушып болгатабыз. Акмайны эретәбез һәм какаолы катнашмага кушабыз. Шоколадлы корырак масса-валчык килеп чыга. Эчлек очен кирәк барлык ингредиентларны кушабыз һәм блендер белән болгатабыз, бер төрле масса барлыкка килә. 
Хәзер инде формага пергамент кәгазе җәябез. Форма төбенә башта шоколадлы валчыкны җәябез. Аның өстенә эремчекле массаны сылыйбыз. Аның өстенә кабаттан шоколадлы валчыкны җәябез. 160-180 градуска кадәр җылытылган духовкада 35-40 минут пешерәбез. Өстен үзегез теләгәнчә бизәргә дә була. 

 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев