Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЛИЛИЯ ХӘЙРУЛЛИНАГА ХАЛЫК НИГӘ АЧУЛЫ?

Җырчы Лилия Хәйруллина күп уйларга ярата. Ул үзен кызыксындырган һәм борчыган сораулары белән һәрвакыт интернет челтәрендә уртаклаша.

ИНТЕРТАТ.

"Мин үпкәләмим дә, шатланмыйм да. Миңа кызык та түгел. Бу хәлне бер сүз белән генә аңлатып биреп булмый. Әмма минем аяк киемем (кеды, кроссовки - ничек телисез, шулай атагыз) бик күп кешегә сәер тоелды. Хәтта кайбер артистлар да бу кадәр игътибарга лаек була алмагандыр. "Тәти күлмәк", үкчәле туфли кимәвемә халыкның ачуы килде. Бу стереотиплармы? Үз-үзеңә ышанмаумы? Консерватизммы? Берәр кысадан чыгудан куркумы? Һәркемнең моңа үз аңлатмасы бардыр.

Мин борчылмыйм, чөнки мине, минем идеяләрне хуплап, минем белән бергә атлаучы кешеләр бар. Минем өчен бу бик мөһим. Бер, ике яисә өч кеше булсын, анысы әһәмиятле түгел. Әмма алар мине канатландыра. Рәхмәт сезгә. Барыгызга да иминлек телим. Шулай да мин объектив тәнкыйтьне кабул итә беләм. Нидер язганчы, иң элек иҗатым белән якыннанрак танышырга киңәш итәм", - дип мөрәҗәгать иткән Лилия чираттагы язуында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев