Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәрәзле телефоннарны төнгелеккә зарядкага кую куркыныч

Республикада “Торакта куркынычсызлык айлыгы” бара.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Алмаз Әфләтүнов хәбәр итүенчә, айлык кысаларында профилактик төркемнәр оештырылган. Аның составына янгын хезмәте, полиция, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, ирекле янгын дружиналары, социаль яклау, газ һәм электр челтәрләре хезмәтләре вәкилләре кергән. Айлык барышында халыкка янгын куркынычсызлыгы таләпләре җиткерелә, белешмәлекләр таратыла, инструктажлар үткәрелә. “Электр үткәргечләрнең, газ җиһазларының торышын даими күзәтеп торырга, мөстәкыйль рәвештә ремонтламаска кирәк. Эшләп торучы газ һәм электр плитәләрендә ризык калдыру, кәрәзле телефоннарны төнгелеккә зарядкага кую бик куркыныч”, – ди бүлек хезмәткәрләре.

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев