Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лицей командасы – беренче унлыкта! Фоторепортаж

Мөслим лицееның 8 класс укучылары өчен яңа уку елы аеруча истәлекле һәм мавыктыргыч башланды.

Анапа шәһәрендә Бөтенроссия Президент ярышларында республика данын яклап чыгыш ясаган дүрт егет һәм дүрт кыздан торган команда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алар Россия Федерациясенең 80 регионныннан килгән команда арасында 9нчы урынны яулап, беренче унлыкка керде.

Тренерлары Айдар Исламов һәм Фасыйл Арсланов җитәкләгән команда кичә Мөслимгә кайтып җитте. Спортчыларны каршыларга район җәмәгатьчелеге, балаларның әти-әниләре, укучылар җыелган иде.

– Лицей командасы икенче ел рәттән районыбыз һәм Татарстан данын яклап, Россиякүләм бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Спортчылар сезгә, тренерларыгызга, лицей коллективына, әти-әниләрегезгә зур рәхмәт! Уңышларыгыз дәвамлы булсын! – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов, спортчыларны тәбрикләп.

Вадим Миннебаев һәм Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев