Мөслим-информ

Үлгәннәрнең каберен бел!

15 октябрь көнне Мөслим зиратында зур өмә узды. Район оешма-предприятиеләре, өлкән буын вәкилләре, политехника техникумы укучылары, район мөхтәсибәте мәңгелек йортыбызны җыештыруда катнашты.

– Мәңгелек йортыбызны җыештыруда райондашларыбыз һәрвакыт бик теләп катнаша. Мондый өмәләр язгы һәм көзге чорда үтә. Караучысы булмаган, чаган баскан каберлекләр бар. Якын кешеләренең каберләрен зиярәт кылмаучылар да юк түгел. Изге эшкә өлеш кертеп, бу көнне өмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.

Зиратлар чытырманлыкка әйләнмәсен өчен чистарту эшләре даими үткәрелергә тиеш. Өмәдә төрле һөнәр ияләре, балта, тырма, себерке тотып, үзләренә билгеләнгән участокларда тырыш хезмәт куйды. Район мәгариф идарәсе, спорт мәктәбе, мөхтәсибәт егет-кызлары корыган агачларны кисте, үлән чапты. Ихлас күңелдән оешканлык белән башкарылган эш санаулы сәгатьләрдә төгәлләнде.

– Каберлекләргә сарылып үскән агач-куаклар, тимер рәшәткәләргә үрмәләгән чүп үләннәре безне бизәми. Мәрхүмнәрне күмәләр дә, оныталар. Алай булырга тиеш түгел! Юкка гына, исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, димәгәннәр бит. Якыннарыбызның рухы рәнҗеп ятмасын! – ди Рунар Сәхбетдинов.

Мөслим зиратында узган өмәдә 20 оешма-предприятие, 200дән артык кеше катнашты. Җыелган чүпне, корыган агачларны түгүдә төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе, Мөслим политехника техникумы ярдәм итте. Зираттагы чүпне дүрт техника чиратлап ташыды. Барлыгы 80 куб.метр чүп түгелде. Өмәләрдә халыкны бербөтен итеп туплаучы Башкарма комитетның һәм мөхтәсибәтнең дә хезмәтен дә бәяләргә кирәк.

– Гомер-гомергә зират изге урын булып саналды. Һәрберебезнең якыннары шунда күмелгән, аларның каберлекләре каралган, чиста булырга тиеш. Зиратларны тәртиптә тоту – буыннан-буынга тапшырылучы бер йола ул. Һәрберебезгә дә шунда киләсе, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: