Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия апаны чәчәкләргә генә дә күмеп була иде... – Әлфия Авзалованы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр

17 июньдә Казанда, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасы бөтен теләгән кешене хәтта сыйдыра алмады. "Интертат" газетасы бөек җырчыны Яңа Татар бистәсендә соңгы юлга озату чарасыннан фоторепортаж тәкъдим итә. Иртә белән Әлфия Авзалова яшәгән җир - Казанның Миңнуллин...

17 июньдә Казанда, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасы бөтен теләгән кешене хәтта сыйдыра алмады. "Интертат" газетасы бөек җырчыны Яңа Татар бистәсендә соңгы юлга озату чарасыннан фоторепортаж тәкъдим итә. Иртә белән Әлфия Авзалова яшәгән җир - Казанның Миңнуллин урамындагы 8нче йорт янында хушлашу булды. Филармония бинасында татар халкының күренекле җырчысын соңгы юлга озату чарасында Татарстан республикасы җитәкчелеге, Әлфия Авзалованың туганнары, якыннары, якташлары, танылган артистлар, җырчының иҗатын сөючеләр катнашты, сәхнәдән матур, җылы сүзләр әйтелде. Кешеләрнең күзләрендә - яшь, кулларында чәчәкләр иде. Кызы Зөлфия ханым әйтүенчә, җырчы: "Үлгәч, мине матур итеп бизәгез, минем белән халкым хушлашсын", - дип әйтеп калдырган. Мәгълүм булганча, артистка 84 яшендә 15 июньдә вафат булды. Филармониядә хушлашу чарасының рәсми өлеше тәмамлаганнан соң, Әлфия Авзалованы алкышлар белән Яңа Татар бистәсе зиратына озаттылар. Зиратта җырчыны бер төркем халык көтеп тора иде инде. Алдан Әлфия Авзалова бөек шагыйрь Габдулла Тукай янына җирләнә, дигән хәбәр чыккан иде. Әмма җирләнү урыны Габдулла Тукай кабере яныннан бераз читтәрәк, 25 аллея янында булып чыкты. Соңгы юлга озатырга килгән халык бу урынны уңайлырак, дип таныды. Чыннан, бу урын иркен аллеяда, режиссер Илгиз Мәҗитов кабере янәшәсендә. Җеназа намазы һәм Коръән аятләрен Казанның "Мәрҗәни" мәчете имамы Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды. Ул "Изге Рамазан аенда вафат булган җырчыга җәннәт түреннән урын әйләсен", дигән теләкләрен җиткерде, җырчының якыннарына сабырлык теләде. Җирләнер алдыннан мәрхүмәне якын туганнарына күрсәттеләр. Җырчының җәсаде өстенә беренче туфракны хәзрәт атты. Соңыннан бу мөмкинлек мәрхүмәнең туганнарына һәм хушлашырга килүчеләргә дә бирелде. Зиратка килүчеләр арасында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, депутат, шагыйрь Разил Вәлиев, шагыйрь Равил Фәйзуллин, җырчылардан Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Асаф Вәлиев, Нәфкать Нигъмәтуллин, Ранил Нуриевлар бар иде. Хәмдүнә Тимергалиева: "Җәннәттә бул", - диеп бер уч туфрак атты. Соңгы юлга озатырга килүчеләрнең күпчелеге урта һәм өлкән буын кешеләр иде. "Әлфия апа концерт куярга безнең авылларга килә иде", - дип яшьлекләрен искә төшерде алар. Тумышы белән Мамадыштан булган Нурулла Сираҗиев, чәчәкләрнең күплегенә ишарә итеп: "Әлфия Авзалованы чәчәккә генә дә күмеп була иде", - диде. "Мин үзем 1942 елгы. Мин Әлфия апага алып килгән кадәр чәчәкне моңа кадәр күргәнем булмады", - диде ул. "Әлфия Авзалова - халык җырчысы. Гади халык яныннан күтәрелеп чыккан, авырлыкларны күргән. Монда шундый зурлап озаттылар, монда булуыбыз белән үзебезне бәхетле саныйбыз. Яшь җырчыларга да Әлфия ападан үрнәк алырга тәкъдим итәбез", - диделәр Корбанбикә апа Кадырова һәм Гөлсахра апа Хөсәенова. Әлфия апаны соңгы юлга озатканда аллея тулган, йөзләгән кеше килгән иде. Җырчының кызы Зөлфия ханым "Татар-информ" хәбәрчесенә: "Барлык татар халкына да рәхмәтемне җиткерегез. "Ул җирләүнең шушындый булуын үзе теләгән иде. Минем белән халык килеп хушлашырга тиеш, дип әйткәне бар. Мине концерт күлмәге белән җирләгез дип, васыять әйтеп калдырды", - дип искә төшерде җырчының кызы. "Ахырда тагын бер тапкыр әниемнең яраткан сүзен әйтәсе килә: "Халкыма бик зур рәхмәт", - диде Әлфия Авзалованың кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X