Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лейкоз – куркыныч авыру

Лейкоз (лейкемия, ак канлы­лык) – дәваланмый торган, яман шеш табигатьле йогышлы авыру.

“Шәхси хуҗалыкларда лейкоз авырулы сыерлар күп. Ветери­нария табибы терлек хуҗасына малның авыру булуы хакын­да әйткәч, ышанмаучылар да бар. Шуңа алар сыер асраула­рын дәвам итәләр: сөтен сава­лар, сыерны көтүгә куалар, шу­лай итеп авыру таралуга сәбәпче булалар”, – диләр ТР буенча Рос­сия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге дәүләт инспекторлары.

Лейкоз (лейкемия, ак канлы­лык) – дәваланмый торган, яман шеш табигатьле йогышлы авыру. Кандагы лейкоцитлар саны арту һәм эчке органнарда яман шеш хасил булу нәтиҗәсендә аларның функцияләре бозылу. Авыруның бе­ренче стадиясендә аның билгеләре күренми.

Белгечләр әйтүенчә, бу авыру­га күп сөт бирүче сыерлар дучар була. Андый сыерларның орга­низмы бар көчен сөт эшләп чыга­руга юнәлтә, шуңа иммунитетла­ры кими. Кандагы үзгәрешләрне бары тик лабораторияләрдә генә билгеләргә мөмкин, диләр белгечләр. Тикшеренүләрнең се­рологик методлары (РИД һәм ИФА) белән диагностика ясала.

Лейкоз – куркыныч авыру. Авы­руны кузгатучы чыганак – лей­коз вирусы белән зарарланган терлекләр. Вирусны йоктыру фак­торлары: лейкоз вирусы белән за­рарланган кан, сөт һәм башка бүлендекләр. Мөгезле эре терлекләр арасында лейкоз таралуга сәламәт һәм зарарланган хайваннарны бергә тоту; уртак көтугә чыгару; бо­зауларга авыру сыерларның сөтен һәм угызын эчертү; лейкоз белән за­рарланган үгезләрне орлыкландыру өчен куллану, ветеринария-зоотех­ник чаралары вакытында асепти­ка һәм антисептика кагыйдәләрен үтәмәү (кан алу, вакцинация, рек­таль тикшеренүләр, тамгалау һ.б.) сәбәп булып тора, диләр ветеринар­лар. Бер тапкыр чир йоктырган хай­ваннар гомерлеккә йогышлы булып кала. Лейкозлы сыерларның сөтен ризык буларак кешеләргә файда­лану тыела, диләрТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге дәүләт инспекторлары.

Авыру терлекне хуҗалары су­гымга тапшырырга бурычлы. Тер­лек торагын дезинфекцияләргә кирәк. Сәламәт терлекләрне бары тик ветеринария белешмәләре бул­ган хуҗалыклардан гына сатып алу шарт. Мөгезле эре терлекләрнең лейкоз вирусы белән көрәшү һәм кисәтү чаралары кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев