Мөслим-информ

Лэнд-арт фестиваленең ябылу тантанасы була

8 июнь көнне 19.00 сәгатьтә “Кояшлы Ык” ял зонасы амфитеатрында халыкара лэнд-арт фестиваленең ябылу тантанасы була.

Бәйгедә Италия, Испания, Казахстан, Мәскәү, Иркутск, Чита, Новосибирск, Екатеринбург, Казан шәһәрләреннән килгән талантлы дизайнерларны берләштергән 15 команда белән бергә Мөслим сәнгать мәктәбе һәм спорт мәктәбе вәкилләре дә көч сынаша. Шимбә көнне командаларны котлау, бүләкләүләрдән соң, кичке дискотека да булачак. Шунда ук талдан ясалган фигураларны ике меңнән артык тере чәчәк – розалар, хризантемалар белән бизәү дә планлаштырыла. Мөслимлеләрне һәм кайткан кунакларны әлеге чарада көтеп калабыз! 6+

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: