Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЛЕНАР ЯШЕН АЛИНӘ ХИСМӘТУЛЛИНАГА ӨЙЛӘНГӘН?!

(ИНТЕРТАТ)
Ленар Яшен Инстаграм челтәренә "Күңел" радиосында алып баручы булып эшләүче Алинә Хисмәтуллина белән никахлашу залы янында төшкән фотосурәт элгән. Әллә, тамашачылардан качып, өйләнде микән? Ленарның үзеннән сорадык.

- Ленар, хәлләрең ничек?

- Аллага Шөкер, яхшы. Бертуктаусыз иҗат белән шөгыльләнәм. Яңа җыентык чыгарып, бик күп эшләр башкарырга планлаштырам.

- "Күңел" радиосы диджее Алинә Хисмәтуллина белән очрашасызмы әллә?

- Юк, очрашмыйбыз. Без Алинә белән якын дуслар гына. Аның белән никахлашу залында төшкән фотосурәтне "пиар" өчен генә куйдым. Алинә минем "Күзләр яна" җырының клибында төште.


- Синең арттан бик күп кызлар йөри. Йөрәгең бушмы?

- Күп кызлар белән аралашам, ләкин йөрәгем буш. Шәхси тормышка вакыт бик тар.

- Яңа альбомың кайчан чыга?

- Төгәл вакытын әле әйтә алмыйм. Альбом чыгару минем күптәнге хыялым. Бу эшне башкарып чыкканнан соң, районнарда үземнең сольный концертым белән чыгыш ясарга уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев