Мөслим-информ

«Үлемсез полк» маршы колач җәя (ФОТО, ВИДЕО)

9 Май - Җиңү көнендә Бөтенроссия «Үлемсез полк» хәрби-патриотик акциясенә кушылып, Казанда 45 мең кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары-якыннарының фотосурәтләрен күтәреп урамнарга чыкты. Ел саен Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналар Мәскәүнең Кызыл мәйданында -- зур шәһәрләрдә дә, кечкенә районнарда да, шулай ук Кыргызстан, Украина, Грузия, Греция, Болгария кебек бик...

9 Май - Җиңү көнендә Бөтенроссия «Үлемсез полк» хәрби-патриотик акциясенә кушылып, Казанда 45 мең кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары-якыннарының фотосурәтләрен күтәреп урамнарга чыкты.


Ел саен Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналар Мәскәүнең Кызыл мәйданында -- зур шәһәрләрдә дә, кечкенә районнарда да, шулай ук Кыргызстан, Украина, Грузия, Греция, Болгария кебек бик күп ерак һәм якын чит илләрдә дә үткәрелде. Татарстанда «Үлемсез полк»та Казан гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә һәм башка шәһәр, районнарда да меңләгән кеше катнашты.



Тыныч күк йөзе өчен канлы көрәштә гомерләрен биргән, сәламәтлекләрен югалткан тулы бер буынны искә алу максатыннан оештырылган «Үлемсез полк» акциясе тәүге тапкыр 2007 елда Төмәндә уздырыла, 2008 елда - Томскида, шулай елдан-ел акрынлап бөтен илне үз рәтләренә бастыра. Үткән ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә ул 1200 шәһәрдә барлыгы 12 миллион кешене җыйды, Татарстан да аннан читтә калмаган иде. Әмма быелгы чара аеруча колачлылыгы белән аерылып торды: Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин җитәкләгән «Үлемсез полк» колоннасында 700 меңгә якын кеше атлавы мәгълүм.

Кояшлы 9 май иртәсен Мәңгелек утка чәчәкләр кую һәм Ирек мәйданында тантаналы җыен белән башлаган Татарстан башкаласы Казанда «Үлемсез полк» 45 мең кешене җыйды. Үз юлын «Казан» Милли-мәдәни үзәгеннән башлаган маршны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Республика башлыгы кулларына әтисенең абыйсы - Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы портретын тоткан иде: ул фронтка 19 яшендә киткән, 359нчы укчы полк составында сугышкан, 1941 елның 15 декабрендә Мәскәү янында каты бәрелешләрдә һәлак булган...



«Бу акциядә һәркем үзе теләп катнаша, беркемне дә мәҗбүр итмиләр. Авыр сугыш елларын кичеп, Җиңүне яулаган туганнарыбыз, якыннарыбызның якты истәлеген яңартуга зур теләк бар. Бүген дөньяда күпләр Икенче Бөтендөнья сугышында Советлар Союзының ролен киметергә омтыла. «Үлемсез полк»ка кушылып, без халкыбызның бердәм булуын, Ватаныбызны фашистик илбасарлардан азат итүгә нинди коточкыч бәя түләнгәнен һәрвакыт истә тотуыбызны күрсәтәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Акциядә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең әтисе - Шәймиев Шәрип Шәймөхәммәт улының портретын, ә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең әтисе - Мөхәммәтшин Хәйрулла Динкай улының портретын күтәреп атлады. Олысын-кечесен җәлеп иткән «Үлемсез полк» Пушкин урамы, Ирек мәйданы, Лобачевский һәм Кремль урамнарыннан хәрәкәт итеп, Казан Кремленә таба Муса Җәлил һәйкәле урнашкан 1 Май мәйданына кадәр атлап барды. Биредә халык Герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салды.



Полкның сафлары арта

Казанның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов сүзләренчә, Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 700 меңгә якын кеше фронтка алынган, алардан 390 мең кеше туган якларына әйләнеп кайтмаган, шуларның 180 меңе хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Россия Оборона министрлыгы архив мәгълүматларына таянып, 2007 елдан Интернетта «Мемориал» гомумиләштерелгән мәгълүмат базасын ачып тулыландыра баруы, озак еллар хәбәрсез югалганнар рәтендә торган исемнәрне ачыкларга ярдәм итә.

«Үлемсез полк»та катнашачаклары хакында Казан мәктәпләре укучылары оештыручыларга алдан ук хәбәр итеп куйган иде инде. Мәсәлән, Казанның 174нче мәктәбеннән 80 укучы бабайларының фотосурәтләрен алып килде. «Безнең мәктәпнең Хәтер китабы төзелде, анда меңнән артык исем керде», - ди директор урынбасары Резеда Халикова.


Казанда «Үлемсез полк» оештырылуын ишетеп, Сарман районы Иске Кәшер авылында туып үскән, сугыштан туган ягына исән-сау әйләнеп кайткан Шакиров Гарифҗан Шакир улының (1917-1981) портретын күтәреп оныклары Лилия һәм Линар Сәлимовлар акция үтәсе «Казан» Милли-мәдәни үзәге янына иртәдән килгән. Линар кулына бабасының сугыштагы батырлыклары өчен бүләкләнгән «Күрсәткән батырлыклар өчен», «Хәрби казанышлар өчен» медальләренең инде вакыттан саргайган-таушалган, әмма гаилә өчен бик тә кадерле таныкларын да тоткан. Бабалары сугышка бертуган энесе - 1915 елгы Шәрифҗан белән алынган. Тик, кызганычка, ул 1944 елда Польша янында һәлак булган. «Әтинең энесе Польшаның Белосток шәһәрендә җирләнгән, без аның каберен зиярәт кылып кайттык. Ләкин бабай ягыннан тагын бер туганыбыз - сугышта һәлак булган Сәлимов Ильяс Сәлимгәрәй улы турында һаман да бернинди мәгълүматыбыз юк, эзлибез, хәзер акрынлап архивлар ачыла, аның язмышын да белербез дип өметләнәбез», - ди Линар Сәлимов. Линар белән Лилиянең әтисе Илсур абый олы яшьтәге гаилә дуслары - 72 яшьлек Гадения апа үтенече белән «Үлемсез полк» маршында аның әти-әнисен дә - Балтач районының Салавыч авылыннан фронтовик Сабирҗан Гариф улы (1896-1981) һәм тыл хезмәтчәне Рабига Фәйзрахман кызы (1906-1985) Гариповлар портретларын күтәреп йөртте.

63 яшьлек Гүзәл апа Исхакова әтисе - Габделхәмитов Габделхәй Габделхәлим улының (1921-1979) 1941 елның 19 маенда төшкән портретын «Үлемсез полк»та катнашу өчен махсус фотосалонда зурайтып, рамага куйган. «Бу эшләр 500 сумга төште, - ди Гүзәл апа. - Ә портретны күтәреп йөрергә уңайлы булсын өчен рамага агач таякны улым Илдар беркетте». Гүзәл апа үзе Казан кызы булса да, әти-әнисе Актаныш районыннан. Әтисе Теләкәй авылыннан, әнисе - Миңнесалиха -- Чалманараттан. «Әти 1939 елда хәрби хезмәткә алына, Байкал арты краенда хезмәт итә. Минем кулымда аның армиядә чагында төшкән фотосы. Сугыш башлангач, аларны эшелоннар белән фронтка озаталар. Сугыштан ул 1946 елда гына кайта, Казанда мотор төзү заводына эшкә керә, пенсиягә кадәр шунда эшләде. Әнием белән сугышка кадәр таныш булганнар, сугыштан кайткач өйләнешәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Әти безгә сугыш турында сөйләргә яратмады. Сугыш турында нәфис фильмнарны караганда күзләре яшьләнә иде. Ул артиллериядә хезмәт иткән, өскә снарядлар яуганда сазлыклардан чыкканда атларны жәлләп, пушкаларны ат урынына үзебез тарта идек, дип сөйли иде», - ди беркайчан да Теләкәй авылын кайтып күрә алмавына үкенеп Гүзәл апа. Әтисе дә, әнисе дә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнгән, әле шушы көннәрдә генә аларның чардуганнарын буяп кайткан.

«Халкыбызның никадәр михнәт күргәнен белеп, бүген моңсу көн, шул ук вакытта күңелле дә - без бөтен халык белән бабайларыбыз, әтиләребез, абыйларыбызның батырлыгын искә алабыз», - ди Гүзәл апа Исхакова. Киләсе елда «Үлемсез полк»ка әнисенең сугышта һәлак булган бертуганы - Хәйдәрҗанов Шакирҗан Хәйдәрҗан улы портретын да алып чыгарга ниятли. Кечкенә портретын зурайтырга әзерләп куйган. «Әнинең гаиләләрендә унбер бала үскәннәр. Аның дүрт туганы яу кырында ятып калган. Шакирҗан абыйның исемен Ленинград өлкәсендәге Пискарево мемориаль зиратында истәлек тактасында күреп кайттым. Олыгайган саен туганнарым турында күбрәк беләсем килә, кечкенә чакта өлкәннәрдән нишләптер сорашып калмаганбыз шул...» - ди Гүзәл апа.

63 яшьлек Луиза ханым Сәмитова Апас районыннан бабасы - Сәмитов Абдулла Сәгыйть улы портретын 6 яшьлек оныгы Эдгар кулларына тапшырган. Бронь булуына карамастан, 38 яшендә дүрт баласын калдырып үз теләге белән фронтка киткән Абдулла Сәмитов Мәскәүне яклап, 1942 елның мартында Орел шәһәре янында һәлак булган. «Моннан бер ел элек эзтабарлар бабайның каберен тапты, без дә барып баш иеп кайттык. Әле дә эзтабарлар белән элемтәдә торам, каты сугышлар булган ул үлем кырында һаман да ничәмә мең билгесез батырлар ята. Оныгым белән икәүләп «Үлемсез полк»ка тырышып әзерләндек. Бабайның һәм әнинең абыйлары - сугышта хәбәрсез югалган 1918 елгы Мотыйгуллин-Хәбибуллин Вакыйф Хәбибулла улы һәм 1923 елгы Мотыйгуллин Нәгыйм Хәбибулла улының портретларын да зурайтып ясаттык, башларыбызга хәрби пилоткалар алып кидек. Оныгым безнең бабайларның батырлыгын, Бөек Җиңүнең нинди корбаннар исәбенә яуланганын белеп үсүен телим. Без аның белән сугышта югалган туганнарыбызны эзләүне дәвам итәчәкбез», - дип аңлата Луиза ханым.

Казанда 9 Майга багышлап көнозын барган бәйрәм чаралары «Казан-Арена» стадионы янындагы бәйрәм концертыннан соң, Казансу елгасы өстендә салют аттыру белән тәмамланды.


Лилия ГАДЕЛШИНА. Солтан ИСХАКОВ фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: