Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Үлемсез полк» акциясендә катнашучыларга нәрсәне истә тотарга кирәк (кулланма)

«Үлемсез полк» акциясендә катнашу өчен транспарантны ничек ясарга, нинди киемнән һәм кая килергә, ни рәвешле тикшерү узарга, акциягә үзең белән нәрсә алып килергә ярамый? 9 май көнне Россиянең барлык төбәкләрендә «Үлемсез полк» акциясе узачак. Быел Татарстанда әлеге чарада 250 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә, бу - узган елга караганда...

«Үлемсез полк» акциясендә катнашу өчен транспарантны ничек ясарга, нинди киемнән һәм кая килергә, ни рәвешле тикшерү узарга, акциягә үзең белән нәрсә алып килергә ярамый? 9 май көнне Россиянең барлык төбәкләрендә «Үлемсез полк» акциясе узачак. Быел Татарстанда әлеге чарада 250 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә, бу - узган елга караганда 1,5 тапкырга күбрәк. Казанда гына да 100 меңгә якын кеше (былтыргыдан ике мәртәбә артыграк) сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең фотолары урнаштырылган транспарантлар күтәреп узачак. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, «Россиянең үлемсез полкы» хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе Тимур Халиков алда торган акциядә катнашучыларга үзенең файдалы киңәшләрен бирде. Кайда очрашабыз һәм кая барабыз? Казан. Быел казанлыларга берникадәр үзгәреш кичергән маршрут тәкъдим итәләр. «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар Карл Маркс һәм Толстой урамнары чатында 13.00 сәгатьтә җыела. Чарага 15.00 сәгатьтә старт биреләчәк. «СОЮЗ - Җиңү варислары» халыкара яшьләр белем бирү проектында катнашучылар колонна алдыннан 200 квадрат метрдан артык мәйданлы иң зур Җиңү Байрагын күтәреп барачак. Казанда колонна «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәге ягыннан кузгалып китәчәк һәм Карл Маркс урамы буйлап барып, Лобачевский урамы аша һәм «Черек күл» паркы яныннан үтеп, Кремль урамы буенча 1000 еллык мәйданына юл тотачак. Биредә акциядә катнашучыларны интерактив бәйрәм программасы, «Җырлый торган Казан» проектының караоке элементларын үз эченә алган мең кешелек хор чыгышы көтә. Маршрут 17.00 сәгатьтә төгәлләнә. 12DSCF0830 Чаллы. Акциядә катнашучылар 14.30 сәгатьтә Азатлык мәйданына җыела һәм колоннага тезелә. 15.00 сәгатьтә «Үлемсез полк» Мәйданга таба кузгалып китәчәк. Узган ел акциядә 53 меңгә якын кеше катнашса, быел аларның саны күбрәк булачак. 16.30 сәгатьтә Мәйданда шәһәр кешеләре һәм акциядә катнашучылар игътибарына театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителәчәк. Бөгелмә. «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясенә шәһәр хакимияте бинасы (Гафиятуллин урамы, 7) янында 15.00 сәгатьтә старт биреләчәк. Чарада 4 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Полкның маршруты шәһәрнең төп урамнары буйлап узачак. Акциядә катнашучылар шәһәр хакимияте бинасы яныннан кузгалып китеп, Газинур Гафиятуллин урамы буйлап Мәңгелек Дан мемориалына кадәр барачак. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алачаклар. Түбән Кама. Очрашу урыны - Лемаев мәйданындагы шәһәр музее. Колонна Түбән Кама музее - Төзүчеләр проспекты - Химиклар проспекты - Октябрьнең 50 еллыгы урамы - Җиңү монументы маршруты буенча узачак. Әлмәт. Чарада катнашучыларның җыелу урыны - «Нефтьче» Мәдәният сарае, соңгы пункт - Ленин мәйданы. Нәрсә үзгәрәчәк? 1. Акциядә катнашучылар саны ике тапкыр күбрәк булачак. 2. Казанда маршрутның соңгы ноктасы Казан Кремле янындагы 1 Май мәйданы түгел, ә Ярминкә мәйданы булачак. 3. Казанда маршрутның озынлыгы 600 метрга артачак. 4. Казан һәм башка шәһәрләрдәге чара бәйрәм концерты белән төгәлләнәчәк. Акциядә катнашу өчен ниләр эшләргә? Сугышта катнашкан яки тылда хезмәт иткән туганнарыгызның фотосын табарга кирәк. Шуннан соң транспарант ясыйсыз яки фотоны кысага урнаштырып, билгеләнгән урынга киләсез. Республиканың кайбер шәһәрләре һәм районнарында акциядә катнашучыларны алдан теркиләр, әмма бу - мәҗбүри түгел. rr1 Транспарантларга карата нинди таләпләр куела? Аңа аерым таләпләр юк, кешеләр ничек теләсә, шулай ясый. Бары тик пыяла кулланмаска гына тәкъдим ителә, чөнки ул ватылырга мөмкин. Материаллар нык булырга тиеш. Фотоларны фанера, катыргы, пластмасса яки башка төрле каты өслеккә ябыштырырга кирәк. Яңгыр ява калса, пластмасса кыса яки пленка белән тышланган кәгазьнең дә кирәге чыгачак. Транспаратның зурлыгына килгәндә, күпләр А3 форматын куллана. Транспарантны ничек ясарга? 1. Иске фотоны табып, компьютерга кертәбез. 2. Редакциялибез. 3. Компьютердан чыгартабыз. 4. Бизибез. Фотоны юка пленка белән тышлап, аны катыргыга яки пластикка ябыштырырга мөмкин. Әмма кысага урнаштыру күпкә җиңелрәк. Тик пыяла урынына пластик кыса сайлагыз. Беренчедән, ул җиңелрәк, чөнки транспарантны шактый озак күтәреп барырга туры киләчәк бит. Икенчедән, ул җиргә төшеп китсә дә ватылмаячак. 5. Тоткыч ясыйбыз. Моның өчен суүткәргеч труба һәм ике беркеткеч кирәк. Боларның барысы да төзелеш материаллары кибетләренең «сантехника» бүлегендә сатыла. Беркеткечне ике яклы скотч ярдәмендә өстән һәм астан кысага ябыштырабыз һәм трубаны урнаштырабыз. Транспарантны фотосалонда да ясатырга мөмкин. Бу очракта ул 350-1200 сумга төшәчәк. Нинди кием кияргә? Һава торышына карап киенергә кирәк. Өс һәм аяк киеме уңайлы булырга тиеш. Казанда колоннага өстәмә керү юллары булачакмы? Узган ел Казанда «Үлемсез полк» колоннасына берничә өстәмә ноктадан кушылырга мөмкин иде. Быел оештыручылар, иминлекне арттыру максатыннан, мондый урыннар санын киметергә булган. Өстәмә керү юллары каралса да, әлегә аларның урыннары төгәл билгеле түгел. Очрашу урынына нинди транспортта килергә? Акциядә катнашучыларга җәмәгать транспортыннан файдаланырга тәкъдим ителә. 9 май көнне Казанда Карл Маркс урамы буйлап уза торган 20 автобус һәм 5 троллейбус маршрутының хәрәкәте үзгәрә: алар Горький паркыннан Вишневский урамына борылачак. Акциядә катнашучыларны ничек тикшерәчәкләр? Бу көнне контроль-үткәрү пунктлары оештырылачак һәм металл детекторлар урнаштырылачак. Акциядә катнашучыларның сумкаларын һәм пакетларын җентекләп тикшерәчәкләр. Үзең белән нәрсәләр алып килергә ярамый? Үзең белән зур сумкалар һәм пыяла савытлар алып килергә ярамый. Теләсә нидни төрдәге корал (шул исәптән, үз-үзеңне саклау өчен дә), сугыш кирәк-яраклары, чәнчи, кисә торган, шартлаткыч, зәһәр исле матдәләр дә тыелган әйберләр рәтенә керә. Әлеге исемлектә тиз кабынып китә торган матдәләр һәм пиротехник эшләнмәләр, исерткеч эчемлекләр, пыяла яки калай савыттагы салкын эчемлекләр дә бар. Пластик шешә белән су алып килергә мөмкин. Волонтёрлар нәрсә эшләячәк? Акцияне оештыруда 500гә якын волонтер җәлеп ителәчәк. Алар - иреклеләр һәм иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре. Волонтерларны төсле футболкаларыннан танырга мөмкин. Алар төрле оешмаларны тәкъдим иткәнлектән, футболкалары да төрле төстә булачак. Волонтерлар секторларга бүленәчәк. Алар колоннаны формалаштыра, акциядә катнашучыларны юл буе озата бара, ярдәм күрсәтә. Әгәр кемдер арыса, икенче берәүнең хәле начараеп китсә, волонтер аңа колоннадан чыгарга ярдәм итәчәк. Колоннада үзеңне тоту кагыйдәләре нидән гыйбарәт? Оештыручылар бер-береңә карата ихтирамлы булырга киңәш итә. Аңлашылмый торган яки бәхәсле хәл килеп туса, волонтерларга мөрәҗәгать итегез. Хәрәкәт иткән вакытта алдагы рәттәгеләрнең артыннан барырга һәм колоннадагы уртача тизлекне сакларга кирәк. Колоннада тәмәке тартырга ярамый. Хәрәкәт иткән вакытта туктап, аерым төркемнәргә оешу да тыела. Казандагы маршрутның озынлыгы нинди? Маршрутның гомуми озынлыгы 2 чакрымга якын тәшкил итә. Акциядә катнашучылар сәгатенә якынча 2 чакрым тизлек белән хәрәкәт итәр дип көтелә. Колоннаның киңлегенә килгәндә, бер рәткә 16-20 кеше тезелеп басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев