Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлем белән кузгә күз

Еллар узган саен канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана. Әмма "Әфганстан" сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә. Бу сүз таулар илендә интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын да кузгата.

Олы Чакмак авылында яшәүче Ленар Хөснетдиновның да хәрби хезмәт еллары әфган иле белән бәйле. Ленар, мәктәпне тәмамлаганнан соң, шоферлар курсында укый. Унсигез яше тулуга армия сафларына бару өчен кулына повестка ала. Казан, Сызрань, Ашхабад шәһәрләрендә булганнан соң, Теджен шәһәренә барып урнашалар, 6 ай учебкада булалар. Өйрәнүләр җиңел булмый. Солдатлар үзләрен әфган сугышына әзерләүләрен яхшы аңлыйлар. Учебканың соңгы көнендә, хәрбиләрне бер рәткә бастыралар да, "Кемнәр Әфганстанга барырга тели - бер адым алга!" диләр. Ротадагы бөтен солдат берьюлы алга атлый.

- Әфган җиренә килеп эләккәч, тәннәр куырылгандай булды, җанны ниндидер бушлык биләп алды. Эсселеккә, җилнең кайнарлыгына түзә торган түгел. Солдатлар җыелып беткәч, егетләрне роталарга бүлделәр. Мин 100 кешелек ротада рядовой, механик-йөртүче булып, танкта хезмәт иттем, - дип сөйли Ленар Хөснетдинов.

Урнашкан урыннары Каравангах тау итәгендә була. Ерак түгел генә Гельмент елгасы урнашкан. Ләкин елгадан су эчәргә, су коенырга ярамый. Иоггышлы авырулар эләктерү куркынычы зур була. Бар тик кайнаган су гына эчәргә ярый, кызу булганлыктан анысы да җитми.

- Землянкаларда 12шәр солдат яшәдек. Ике кеше тышкы якта землянканы саклый иде. Ашарга, солярка ягып, үзебез пешердек. Сугышчан операцияләргә чыгып киткәндә 15әр көн йөрелә иде. Ул вакытларда үзебез, таулар арасында землянка ясап, түбәләренә төрле ящиклар ябып яшәдек. Хатлар бик озак йөрде, күп вакыт килеп тә җитә алмый иде, - дип сөйли ул.

Шинданд, Гиришк, Фарахруд арасында күп юллар үтәргә туры авылдашыбызга. Хәрби бәрелешләр вакытында ике тапкыр таныгына ут каба. Беренчесендә дуслары аны көч хәл белән коткарып калалар. Икенчесендә танктагы дуслары һәлак була, ул берүзе дошманнарга каршы көрәшә. Бу юлы да Ленар абыйга бәхет елмая, күпме авырлыклар, кыенлыклар бәрабәренә ул исән-имин кала. Хәрби тревогалар, постта торгандагы йокысыз төннәре дә күп була аның.

Армиядән кайткач Яр Чаллы шәһәрендә озак еллар шофер булып эшли. Бүгенге көндә Ленар абый Олы Чакмак авылында гомер итә. "Без күргән афәтләр башка кабатланмасын, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын" дип тели ветеран әфганчы.

Миңнур Нәгыймова,

Олы Чакмак мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев