Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Әлеге чара истә калыр

Хәрби очучы Рәшит абый Шәфыйков Мөслим урта мәктәбендә укыганда башкалардан берни белән дә аерылып тормый.

Аның бар туганнары да лаеклы, дәрәҗәле кешеләр булып җитешә. Рәшит абый исә барысын да уздыра – хәрби очучы була, авиация полкы командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәрби самолетларның бик күп модификацияләрен өйрәнергә һәм дистәләгән төр “тимер кош” белән 21 километрга кадәр биеклектә сынаулар үткәрергә, “шартлы дошманнарга” каршы көрәшергә туры килә аңа. Мөслимебезнең курку белмәс бөркете белән хаклы горурланабыз! Мәктәбебезгә кем генә килсә дә, “бездә хәрби очучы да укыган” дип мактанабыз. Рәшит абый, төрле очрашуларда, мәктәпләрдә узган тәрбия сәгатьләрендә катнашып, үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүе белән дә хөрмәткә лаек.
Россиянең атказанган хәрби очучысы Рәшит Шәфыйковның 70 яшьлек юбилей кичәсендә катнашып, аны тәбрикләвем белән дә горурланам мин. Әлеге чара без – укучыларга тагын бер зур патриотик тәрбия сәгате булып истә калыр. 
Динар Шәймөхәммәтов, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев