Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ландыштан – чия кайнатмасы

Җәй – кайнатма-джемнар ясый торган чор. Мөслим кызы Ландыш Ганиева да кышкылыкка әзерләп куйган кайнатмалары белән мактана ала. Аларның саны бихисап. Сезгә чия кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез. 

– Кышка чия вареньесын шактый әзерлим. Куе, шул ук вакытта тәмле һәм хуш исле кайнатма килеп чыга. Чиянең төшләрен алыргамы-юкмы икәнен үзегез хәл итегез. Тик ни дисәң дә, төш белән әзерләнгән кайнатма күпкә тәмлерәк килеп чыга. Алай иткәндә кайнатмада миндаль тәме дә барлыкка килә. Шунысы да бар: төшле чия кайнатмасын озак саклап булмый. 
Кирәкле ингредиентлар: 1 кг чия, шул ук күләмдә шикәр комы, 50 грамм (өч аш калагы) су. 
Әзерләү тәртибе: чияне юып киптерәбез. Әзер җимешләрне эмаль савытка салып, өстенә шикәр комы сибәбез. Соңрак өстенә су салабыз һәм талгын утка куябыз. Шикәр комы эреп беткәннән соң, 10 минут чамасы болгата-болгата кайнатабыз. Аннары 8 сәгатькә суытырга куябыз. Кайнатма суынып беткәч, кабат уртача утка куеп, куерганчы кайнатабыз. Чама белән 7-8 минут була инде ул. Әлеге кайнатма ике этапта әзерләнә. Мәшәкатьлерәк булса да, тәме ягыннан аңа конкурентлар юк. Әзер кайнатманы суытабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Кайнатманың төсе чиянең үзенә бәйле. Әгәр чия артык нык пешкән булса, төсе караңгы кызыл булачак. 
Тәмле булсын! 
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев