Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ландыш –иң яхшы почтальон

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте белән Татарстан почтасы оештырган конкурста райондашыбыз – Олы Чакмак авылы хат ташучысы Ландыш Нуриева да катнашты.

Хат ташучылар һәм элемтә бүлекләре арасында “Иң яхшы почтальон” республика бәйгесе уздыру матур традициягә әйләнде. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте белән Татарстан почтасы оештырган конкурста райондашыбыз – Олы Чакмак авылы хат ташучысы Ландыш Нуриева да катнашты. Ландыш “Иң яхшы авыл почтальоны” номинациясендә җиңүче булды.

– “Татмедиа” басмаларына язылучылар саны бик күп. Газета-журналларга бәйгедә катнашу өчен генә дип яздырмыйм. Халык яратып укый, газета-журналларны көтеп ала. Синең килүеңне көтеп алган, эшеңне хөрмәт иткән халык белән эшләве дә рәхәт. Минем беркайчан да: “Әйдә, языл инде!” дип, кеше үгетләгәнем юк, – ди Ландыш Нуриева.

Олы Чакмак авылында 92 кеше “Авыл утлары” газетасын алдыра. “Татмедиа” басмаларына язылучылар да шактый. “Казан утлары”, “Сөембикә”, балалар өчен чыгучы “Салават күпере”, “Ялкын” журналларын яратып укыйлар. Өлкән яшьтәге әби-апалар, почта бүлекчәсенең кечкенә генә бүлмәсендә җыелышып, газета укырга, ил-көн яңалыклары турында сөйләшергә яраталар.

– Безнең буын кечкенәдән укыды. Балалар белән эшләү дәверендә дә ярдәме күп булды вакытлы матбугатның. Тупланган хәзинә беркайчан да артык булмый бит ул. Өйгә яздырып алган газета-журналларның беренче битеннән ахырына кадәр укып чыгам, – ди лаеклы ялдагы укытучы Люция Шиһапова.

Бүгенге интернет заманында, технологияләр алга киткән дәвердә дә күпчелек кулга алып укый торган басма матбугатка өстенлек бирә. Өлкәннәр атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрен көтеп ала. Бу көннәрдә өйләргә хат ташучы килә бит!

– “Интернет” дигәннәрен без белмибез дә инде. “Электрон газеталар” дигән сүзне дә аңламыйм. Миңа кулга тотып укырлык булсын! Кабаттан да алып укырга мөмкин, кирәкле мәгълүмат булса, кисеп, шкафка да алып куям. Электрон гәҗитне кисеп буламени?! Газетаның исенә кадәр тәмле бит ул! – ди 78 яшьлек Кәшбия Гарипова.

Әйе, бүген без интернет челтәре алга киткән заманда яшәсәк тә, интернет газета-журналларны беркайчан да тулысынча алыштыра алмый. Халык басма матбугатны ярата һәм өстенлекне дә нәкъ менә аңа бирә. Ландыш кебек үз эшен яратып башкаручы, намуслы, үҗәт почтальоннар булганда, вакытлы матбугатның гомере озын булыр!

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев