Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Мөнир Рахмаев Мөслим үзәк китапханәсендә кунак булды

21 ноябрьдә район үзәк китапханәсендә "Йолдызга 10 сорау" проектының чираттагысы үтте. Китапханә методисты Эльвира Мәгалимова оештырган әлеге чараның һәрберсе кабатланмас булып уздырылуы белән аерылып тора. Бу көнне китапханәдә кунакта татар эстрадасының иң популяр җырчылары Мөнир Рахмаев белән Ландыш Нигъмәтҗәнова булды. Очрашуга мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә, районның актив яшьләре дә күпләп килгән иде. Мөслимлеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. "Ландыш белән Мөнир проектта катнашучыларга җырлады да, мәзәкләр дә сөйләде. Очрашу шулкадәр күңелле булды, уйнатыласы ике билет урынына җырчылар үз концертларына биш билет уйнатты. Иң актив катнашучыларга стена календаре буләк иттеләр. Ә килгән һәркемгә кесә календаре бирелде. Бөтенебез дә канәгать калдык. Очрашу истәлеге итеп җырчыларга якташ язучыбыз Фоат Садриевның "Таң җиле" китабын һәм чәчәкләр гөлләмәсе бүләк иттек", - дип хәбәр итә безгә үзәк китапханә методисты Эльвира Мәгалимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев