Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лагерьлар эшләп килә

Мәктәпләрдә хезмәт чиреге дәвам итә. 22 июньнән Олы Чакмак, Рус Шуган, Г.Тукай семендәге Мөслим урта мәктәбендә, гимназия, лицей базасында хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлады. Биредә барысы 120 бала 18 көн дәвамында ял белән хезмәтне аралаштырып, вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздырачак. Мөслим үзәгендәге мәктәпләрнең бакчадан тыш басуда да участоклары...

Мәктәпләрдә хезмәт чиреге дәвам итә. 22 июньнән Олы Чакмак, Рус Шуган, Г.Тукай семендәге Мөслим урта мәктәбендә, гимназия, лицей базасында хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлады. Биредә барысы 120 бала 18 көн дәвамында ял белән хезмәтне аралаштырып, вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздырачак. Мөслим үзәгендәге мәктәпләрнең бакчадан тыш басуда да участоклары бар, балалар анда да барып утырткан үсемлекләрне тәрбиялиләр.

"Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерында 1 смена тәмамлануга таба бара. 30 июнь көнне ябылу тантанасы булачак. 2 смена исә, 4 июльдән башланып, 60 баланы кабул итәчәк. Спорт юнәлешен үз иткән укучылар 18 көн дәвамында сәламәтлекләрен ныгытып, спортта үзләрен сынаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев