Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лагерьлар эшли башлады

Каникулларның беренче көненнән үк Мөслим гимназиясе, Мөслим, Күбәк, Тат.Бүләр, Михайловка урта, Тойгельде, Мари Бүләр, Яңа Усы, Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләре базаларында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады.

21 көн дәвамында 234 бала төрле чараларда катнашыр, экскурсияләргә йөрер, күңелле очрашуларда булырлар, дип планлаштырыла. Лагерьга йөрүче балалар ике тапкыр кайнар аш белән тукландырыла, рационда яшелчә, җиләк-җимешләр, соклар каралган.

5 июньнән "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеры да ял сезонын башлап җибәрә. 1 смена "Сәләт" исеме астында оештырыла һәм бик үзенчәлекле булачак. Көн дәвамында балалар белән вожатыйлар гына түгел, төрле мәктәпләрдән килгән укытучылар да шөгыльләнәчәк. 21 көн дәвамында мастер-класслар, хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль ярышлар үткәреләчәк. Гомумән, "Сәләт"кә җыелган 60 бала ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрер, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев