Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лагерьдә җинаятьчелек

2015 елның апрель башында билгесез затлар тарафыннан "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеры корпусларыннан электр үткәргечләре урланган. Район башлыгы тарафыннан үткәрелә торган җыелышларда эчке эшләр бүлегенә гаеплеләрне табу һәм җаваплылыкка тарту бурычы куелды. Кабель урлау факты буенча полиция хезмәткәрләре тарафыннан, җинаять составы булмау сәбәпле, җинаять эше кузгатылмаган. Тикшерүче фикеренчә, бу...

2015 елның апрель башында билгесез затлар тарафыннан "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеры корпусларыннан электр үткәргечләре урланган. Район башлыгы тарафыннан үткәрелә торган җыелышларда эчке эшләр бүлегенә гаеплеләрне табу һәм җаваплылыкка тарту бурычы куелды.

Кабель урлау факты буенча полиция хезмәткәрләре тарафыннан, җинаять составы булмау сәбәпле, җинаять эше кузгатылмаган. Тикшерүче фикеренчә, бу очракта административ хокук бозу булган, шул сәбәпле, каракларны ачыклау эше башкарылмаган. Бу карарны кабул итүгә нигез булып, "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" директоры Марат Мирхәйдәров биргән белешмә тора. Белешмәдән күренгәнчә, тузуны да исәпкә алып хакы 900 сумнан артмаган 50 метр кабель урланган. Район прокуроры тарафыннан бу законсыз карар кире кагылды һәм материаллар җинаять эше кузгату өчен полиция бүлегенә кире кайтарылды.

Балалар лагерындагы караклык очрагы белән бәйле хәлләрне белсәгез, полиция бүлегенә хәбәр итүегез сорала, аноним мәгълумәтләр дә кабул ителә.

Район прокуратурасы пресс-группасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X