Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лаеклы каршылыйлар. "Ык" агрофирмасы эшчәнлеге турында

"Органик Групп" җәмгыятенең "Ык" агрофирмасы дүрт бүлекчәне - "Игенче", "Дуслык", "Новый путь" һәм "Калмыя" хуҗалыкларын берләштерә.

Агрофирма эшчәнлегендә төп юнәлешләр - игенчелек һәм терлекчелек тармаклары. Шуңа күрә дә бөртеклеләр һәм азык культураларын үстерүгә, терлекчелектә нәсел эшен яхшыртуга, продукция җитештерүне арттыруга зур игътибар бирелә.
Быел "Ык" агрофирмасы 7852 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар икте. Бигрәк тә язгы бодай һәм арпа культураларына өстенлек бирелде. Язгы бодайны - 1716, арпаны 1511 гектарда чәчкәннәр иде. Уҗым культуралары 1880 гектар тәшкил итте. Бөртеклеләрдән тыш 1000 гектарда орлык өчен рапс үстерделәр. Бүген аның уңышын җыю бара. Һәр гектардан уртача 13 центнер бөртек чыга. Килограммын 25 сумнан сату мөмкинлеген исәпләсәң, әлеге культура шактый табыш кертәчәк. Терлек азыгы өчен 975 гектарда - кукуруз, 422 гектарда берьеллык үлән үстерелде. 800 гектарда күпьеллык үлән басулары яңартылды.
Ленар Авзалов, агрофирма белән беренче елын гына җитәкчелек итүенә карамастан, үзен яңалыкка, үсешкә омтылучы, хезмәтен зур җаваплылык белән башкаручы җитәкче итеп танытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев