Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Күзләргә яшь тулса да...

“Мизгел” яшьләр үзәгендә узган Хәрби хезмәткә чакырылучы көне, гадәттәгечә, армиягә китәчәк егетләр һәм аларның әти-әниләре, район җәмәгатьчелеге катнашында узды. Санаулы көннәрдән Россия армиясе сафларына кушылачак егетләрнең тормышында яңа чор башланасын искәртеп тә үткәрелә әлеге чара.

– Егетләрне сынар чак җитте. Шунысы куандыра: бүген дә хәрби хезмәт үтәп кайту – зур мәртәбә. Тормыш сынауларын узу, чыныгу, ныгу өчен бер ел күп вакыт түгел. Армия хезмәтен намусыгызга тап төшермичә, илебезнең тынычлыгы сезнең кулларда икәнен аңлап, файдалы, җаваплы итеп үтәрсез, дип ышанам, – диде Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар урынбасары, прапорщик Ленар Һадиуллин. 
Егетләргә җылы теләкләрен җиткерүчеләр бу юлы да күп булды. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, әфган сугышы ветераннары егетләргә хәер-фатыйхаларын бирде. 
– Һәр ир-егет Ватаны алдындагы изге һәм мактаулы бурычын үтәргә тиеш. Армия – үсмерләрне ир-егеткә әйләндерүче тормыш мәктәбе. Бүгенге интернет заманында аралашмыйча-сөйләшмичә торып булмый. Егетләр, сез дә җай чыгу белән әти-әниләрегезнең хәлләрен белегез. Җылы хатлар язып салыгыз. Хатны кабат-кабат ачып уку – үзе бер рәхәт мизгел. Сезнең хакта сөенечле хәбәрләр генә ишетергә язсын! – диде Азат Әхмәтҗанов. 
Көзге чакырылышта уналты егетебез хәрби хезмәтләрен башлап җибәрде. Тиздән аларның сафын калган райондашларыбыз да тулыландырачак. Бәйрәмдә балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр, мәктәп укучылары да катнашып, матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Сабыйларны да шушындый чарада катнаштыру – ватанпәрвәрләр тәрбияләү максатын күздә тота. Балалар кечкенәдән илебезнең патриотлары булып үсә, димәк. 
– Улым әле генә итәктән төшкән кебек иде, инде зур егет булып, Ватаныбызны сакларга китә. Изге бурычын намус белән үтәсен, йөз аклыгыбыз, горурлыгыбыз булсын! Йөрисе юллары тыныч, хәвеф-хәтәрсез булсын, улларыбызны исән-сау каршы алырга язсын! – диде райондашыбыз Ландыш Мирсәяпова. 
Егетләргә җылы теләкләрен районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, әфган сугышы ветераны, майор Ринат Харрасов, сугышчы инте рнационалистларның иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов та җиткерде. Совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан районыбызның әфган сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарына – барлыгы 19 кешегә истәлек медальләре тапшырылды. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Илшат Гәрәев, Данил Госманов, Нәфис Сафин, Алмаз Солтанов, Зиннур Галиев ТР Министрлар кабинетының хәрби хәрәкәтләр мәсьәләләре буенча координация советының “Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга – 30 ел” медаленә лаек булды. Өлкән прапорщик Шакирҗан Вильдановка РФ хәрби элемтә гаскәрләренең 100 еллыгы уңаеннан истәлек медале тапшырылды. 
... Залда уллары белән горурланып та, алар өчен борчылып та утырган әти-әниләрнең күзен яшь элпәсе каплаган... Шулай инде, һәркем өчен бала – бәгырь ите. Сөеп, кадерләп үстергән балаларны бер елга күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга чыгарып җибәрү җиңел түгел. Бәйрәм истәлеге итеп егетләргә бирелгән бүләкләр, әниләргә бүләк ителгән чәчәк гөлләмәләре күңелләрне тагын да нечкәртеп җибәргәндәй булды. Чараның икенче өлешендә егетләребез районның сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексындагы мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. 
Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев