Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзләрдән яшь китерүче бәйрәм ул...

Май башыннан бирле Мөслимнең үзәк урамнарында илебез тарихындагы иң зур бәйрәмгә әзерлек атмосферасы хөкем сөрде: фронт җырлары яңгырады; яшь армиячеләр, Җиңү парадына әзерләнеп, адымнарын чарлады; район үзешчәннәре театральләшкән күренешне кабатлады; бәйрәмнең кайбер мизгелләренә аерым штрихлар сызылды.

Бөек Ватан сугышына Мөслим районыннан 8 мең 300дән артык кеше китә, аларның 5200е ил азатлыгы өчен көрәштә батырларча һәлак була, хәбәрсез югала. 
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан 
Китсәләр дә, алар кайтмады. 
Алар өчен бары җилләр генә 
Ачып-ябып йөрде капканы. 
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз, дип китсәләр дә, күпме якташларыбыз туган илдән еракларда мәңгелек йокыга талды, хәбәрсез югалды. Ләкин аларның данга күмелгән исемнәре, легендага тиң батырлыклары турында хәбәрләре кайтты. Илебез менә 74 ел инде тыныч тормышта яши. Әмма сугыш китергән кайгы-хәсрәт онытылмый, тирән яралар әле дә үзен сиздерә. 9 Май – Җиңү бәйрәмендә әлеге яралар, сугыш белән бәйле хатирәләр кабат яңара. 
– Әти сугышка киткәндә миңа 10 яшь иде. Ул миңа: “Улым, әниеңне тыңла, әйбәт укы, тәмәке тартма” – дип, васыять әйтеп калдырды. 2007 елда Калуга өлкәсе, Износковск районы, Тетево авылына барып, әтиебезнең каберен зиярәт кылып, туган ил туфрагын салып кайттык, – ди Метрәйдән хезмәт ветераны Мирзанур Галимов. 
Бәйрәм чарасы сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында башланды. Оешма-предприятиеләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы тармагы коллективлары яу кырында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә веноклар һәм чәчәкләр салды. Район үзәгендәге хезмәт, җәмәгать оешмалары, мәгариф учреждениеләре коллективлары Җиңү бәйрәменә багышланган демонстрациядә катнашты. 
Менә бишенче ел инде 9 май бәйрәмендә “Үлемсез полк” акциясе оештырыла. Бу көнне халыкның сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган туганнарының фотосурәтләрен тотып урамга чыгуы бәйрәмгә күркәм төсмер өсти. Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә үткәрелүче әлеге акциягә мөслимлеләр быел да бик теләп кушылды. Район үзәгендә акциядә – 500, авылларда 1200ләп кеше катнашты. 
– Мин Казаннан ук кайттым. Дәү әтиемнең әтисе Сәетгали Фазлыевны үзем белән парадка алып чыктым, “Безнең белән бергә бәйрәм итсен”, дидем. Ул фронтка 1941 елда ук киткән, Кырым якларын дошманнан азат итүдә катнашкан, – ди 10 яшьлек Алмаз Фазлыев. 
“Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар, район мәдәният йорты каршындагы мәйданга узып, коридор барлыкка китерде. Балалар кулындагы портретлардан багучы мәңге яшь солдатлар һәм туган илгә кайтып вафат булган райондашларыбыз демонстрантларны, көч структуралары, яшь армиячеләр парадын “карады”. Мәйдан уртасыннан район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр узганда кем генә дулкынланмады икән?! 
Бәйрәмнең рәсми өлешен ачып, район башлыгы Рамил Муллин барлык мөслимлеләрне Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән тәбрикләде: 
– Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары! Сез, үз-үзегезне аямыйча, ил азатлыгы өчен фронтта фидакарьләрчә көрәштегез, җиңү таңын якынайту өчен тылда көнне-төнгә ялгап эшләдегез. Сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтү, авылны торгызу өчен намус белән хезмәт иттегез. Барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, алдыгызда баш иябез. 
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде. Илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшкән һәм яу кырында ятып калган каһарманнар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Бәйрәм чарасы театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Сугыш чоры вакыйгаларын, фронтта һәм тылда совет халкы күрсәткән батырлыкларны гәүдәләндергән күренеш һәркемнең күңелен кузгатты, күзләргә яшь китерде. 
Район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасы сугыш чоры җырлары һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты кичен “Кояшлы Ык” ял паркында дәвам итте. Төнге караңгылыкны бәйрәм фейерверкының меңләгән утлары яктыртты. Бу минутларда һәркемнең йөрәге “Ил-күкләребез аяз булсын, җир шарында тынычлык хакимлек итсен!” – дип типте. 
Р.S. Ул көнне, гадәттәгечә, теләгәннәр солдат боткасыннан авыз итте, балалар өчен аттракционнар эшләде, тәм-том сатылды. Бәйрәм уңаеннан оештырылган ярминкәдә азык-төлек, кием-салым белән бергә яшелчә үсентеләре, җимеш агачлары сатылды. 

Әлфинур Ногманова. 
Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев