Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзләр – күңел көзгесе

Күзләр – күңел көзгесе. Күзләргә дә тәрбия кирәклеген күпләр белеп тә бетермидер. Район үзәк хастаханәсенең күз табибы Нәкыйбә Гайнетдинова күзләрен кеше беренче чиратта үзе боза, дигән фикердә. Шулайдыр. Ятып телевизор карыйбыз, ятып укыйбыз.

 

Күзләр – күңел көзгесе. Күзләргә дә тәрбия кирәклеген күпләр белеп тә бетермидер. Район үзәк хастаханәсенең күз табибы Нәкыйбә Гайнетдинова күзләрен кеше беренче чиратта үзе боза, дигән фикердә. Шулайдыр. Ятып телевизор карыйбыз, ятып укыйбыз. Балаларның күп вакыты телефон яки компьютер экранына текәлеп уза. Белгечләр исәпләп чыгаруынча, җиде яшькә кадәр балаларга компьютер артында нибары 10 минут кына утырырга рөхсәт ителә. 8-11 яшьлекләр өчен куркынычсыз вакыт аралыгы 15 минут булса, 12-13 яшьлекләр өчен – 20 минут, 14-15 яшьлек үсмерләр өчен – 25 минут, 16-17 яшьтәгеләргә – 30 минут, 18 яшьтән өлкән егет-кызларга бер сәгать компьютер артында эшләү зыян итмәячәк, дип билгеләнгән. Эше язу-сызу, исәпләү белән бәйле кешеләр, көн дәвамында компьютер артында утырып, күзләренә аеруча зур йөкләнеш алалар.

– Кеше бик күп мәгълүматны күзләре аша ала. Экология генә түгел, дөрес тукланмау да, хәтта телевизорны дөрес ракурстан яисә бик озак карау да күзләргә начар йогынты ясый. Компьютерда эшләгәндә монитордан 50-70 сантиметр ераклыкта утырырга, сәгать саен күзләрне 5-10 минут чамасы ял иттереп алырга кирәклеген дә онытмагыз. Тәмәке тартучыларның күзләре начар күрүчән була, чөнки никотин күзнең яктылык нурларын кабул итүче эчке сүрүенең кан йөрешен боза. Тәмәке тарту сукыраюга да китерергә мөмкин, – ди Нәкыйбә Гаффаровна.

Табиблар күз күремен яхшырта дип рекламаланучы препаратларга ышанып бетмәскә кирәклеген дә искәртә. Даруханәләрдә сатылучы биокушылмалар да күрүе бозылган күзләрне берничек тә үз хәләтенә кайтара алмый.

– Күзләр сәламәт булсын өчен кишер, петрушка, диңгез ризыклары, кара җиләк, чикләвек, йомырка, ярмаларны даими ашарга киңәш итәр идем. Әлеге ризыклар составында булган А, Е, С һәм В витаминнары күзләр өчен аеручы файдалы, – ди күз табибы.

Глаукома белән катаракта – иң киң таралган күз авырулары. Глаукома билгеләрен сизми калуың да бар. Нәкыйбә Гаффаровна билгеләп үткәнчә, кеше уянырга һәм күзе начар күрүен аңларга мөмкин. Авыруны булдырмас өчен 40 яшьтән узганнар өч елга бер тапкыр күз басымын тикшертеп торырга тиеш. Нәселдә глаукома белән авыручылар булган очракта табибка ешрак күренергә кирәк. Алда исемләнгән күз авырулары булганда, операцияләр юллама белән түләүсез нигездә башкарыла, ләкин үз чиратыңны көтәргә кирәк булачак. 2017 елда җирлегебездән 5 кеше – Казанның республика офтальмология клиникасында, 15 кеше Яр Чаллы шәһәренең бишенче санлы хастаханәсендә күзләренә операция ясаткан. Быел исә 9 кеше Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләренә глаукома, катаракта авырулары белән операциягә юллама алган.

Беренче сыйныфка укырга керүче балалар арасында күзлек киючеләр булу табигый күренешкә әйләнеп бара. Миопия дип аталучы әлеге авыру күп очракта нәселдән дә килә. Белгечләр моңа гаджетларның да булышлык итүен билгеләп үтә. Организм үскәндә, балалык чорыннан үсмер вакытына күчкәндә дә күз күрүе начарланып алырга мөмкин. Нәкыйбә Гайнетдинова моны нормаль күренеш дип бәяли, күзләр яңадан элеккеге хәләтенә кайтырга тиеш. Күз күрүе бозылып, һаман да арта барганда, операция ясала. Мондый процедуралар күзләрне дәвалаучы клиникаларда түләүле нигездә генә башкарыла.

– Сабыйларны телефон-планшетлардан аерып алу кыен. Бу аңлашыла да, чөнки үзебез дә телефоннан башка тора алмыйбыз. Бөтен мәгълүмат, барысы шунда. Тик чама хисен югалтырга ярамый. Юкка гына элек дәресләрдән соң, кулларны, бармакларны яздырып, гимнастика ясатмаганнардыр. Бу ысулны хәзер дә кулланылышка кертү дөрес булыр иде. Өлкәннәргә дә эшләгәннән соң яки иелеп озак утырганнан соң кул-аякларны яздырып алу файдага гына булачак, – ди Нәкыйбә Гаффаровна.

Шунысы куандыра, җирлегебездә күз авырулары булган сабыйлар саны бик әз. Табиб билгеләп үткәнчә, кечкенә балаларда күбрәк коньюктивит, дакриоцистит, ерактан начар күрү (близорукость) авырулары ешрак очрый. Ләкин вакытында табибка мөрәҗәгать иткәндә, бу авыруларны тиз һәм сабый сәламәтлеген какшатмыйча гына җиңәргә була.

– Район үзәк хастаханәсендә 39 ел эшләү дәверендә коньюктивитлы балаларын алып килүче әти-әниләр саны әз булмады. Күзләргә микроб күп очракта пычрак куллардан яисә уртак кулланылучы сөлгедән эләгә. Коньюктивит булганда баланың күз кабаклары кызарып чыга, яшь ага, күз кырыйлары эренли. Бу авыруны дарулар белән генә дәвалап була. Гигиена кагыйдәләрен үтәмәгәндә, балаларның күзләренә арпа чыгучан була.

Сәламәтлекләре начар балалар әлеге чиргә ешрак бирешүчән. Арпаны сытарга ярамый, чөнки инфекциянең канга үтүе ихтимал. Бу очракта да табиб күзәтүе астында дәвалану зарур, – ди Нәкыйбә Гайнетдинова.

Күпләр хәзер күзлекләрен салып, линзалар киюне кулай күрә. Кайберәүләр “линзаны көн дә киеп-салу күзләрне боза” дигән фикердә. Күз табиблары исә линзаны кулланганда аеруча чисталык, төгәллек таләп ителүен искәртә. Линзаларның яраклылык вакыты чыкканнан соң да кулланучылар юк түгел. Бу очракта күзләрнең күрү дәрәҗәсе кими. Гомумән, күзләр һәрвакыт саклык таләп итә. “Күз карасыдай кадерле” дигән гыйбарәне юкка гына кулланмыйлардыр. Күзләрегезне саклагыз!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев