Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге-кышкы чорда янгыннар саны арта

 2019-2020 елларның кышкы чорында (октябрь – февраль) районда 9 янгын очрагы булды.

“Бары тик төзек электр приборларыннан гына файдаланырга кирәк. Өйдән чыгып киткәндә, барлык электр җиһазларын, шул исәптән телевизор, радиоалгыч, музыкаль үзәк һәм башкаларны, суыткычтан кала, розеткадан аерырга кирәк. Газ плитәсе өстендә кием киптерергә дә ярамый. Моннан тыш, газ баллоннарын биналарга алып керү рөхсәт ителми. Җылы бинада баллонның эче киңәя, ә бу куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Фатирларда күпчелек янгыннар сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыга. Балаларның шырпы белән уйнавы да янгын сәбәпләренең берсе булып тора. Көннәр салкынайта. Җылыткыч һәм башка электр җиһазлары белән эш иткәндә, сак булыгыз!” – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радик Госманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X