Реклама
Узган атнада "Көзге каникуллар-2017" операциясе төгәлләнде.
Балалар арасында имгәнүләрне киметү һәм киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны арттыру максатында үткәрелүче чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары, мәгариф идарәсе, әти-әниләр һәм укучылар белән берлектә төрле профилактик чаралар уздырылды. Машинада балаларның махсус утыргычта, куркынычсызлык каешларын тагып йөрүләренә игътибар ителде. Балаларны транспортта махсус утыргычсыз йөрткән өчен 7 шоферга административ беркетмә төзелде. Юлны тиешсез урында кисеп чыккан, юл йөрү кагыйдәләрен бозган 8 укучыга карточкалар тутырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз