Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге чебиләр язмышы (Булган хәл)

Җәй буе кыртлап йөреп тә, чеби чыгара алмаган ике тавыгымның берсе, ниһаять, бәбиле булды. Аның хәзер ике чебие бар. Шундый матурлар, сары йомгакларым! Чебиләрем матур гына булып үсеп киләләр. Ә икенчесе, һаман да кыртлап, әзер чебиләр янында бөтерелмәкче була. Ләкин кая ул, ана тавык кабарынып ала да, аны очыртып алып...

Иртән иртүк чебиләремне чыгардым да, үзем өйгә кереп киттем. Чыгуыма?! Бәйдәге этебез ычкынып, башта чебинең берсен, аннары әнисен ботарлап ташлаган?! Ә чебинең икенчесе каядыр качарга өлгергән. Эзләп-эзләп тә таба алмадык.

Күпмедер вакыттан соң күрәм: теге чебием әниле булган, ләбаса! Әнисе "кырт-кырт", ди, ә чебием аңардан ник бер адым читкә тайпылсын! Теге кыртлап йөргән икенче тавыгым чебине үзенеке иткән. (Әллә чеби тавыкнымы?!) Карап-карап торам да, үзенең баласы диярсең, чеби янына ник берәрсен җибәрсен. Мине күрсә дә, күркә кебек кабарына, ә әтәч-тавыкларны әйткән дә юк. Пыр туздырып куып кына җибәрә.

Күзләремә яшь тамчылары бәреп чыкты. Аналары ташлап качкан сабыйлар күз алдыма килде. Күрәсезме, кешеләр, хайваннар да бит балаларын ташлап китмиләр. Әнә, минем бәләкәчем дә, әнисе канаты астына кереп чумган да, татлы йокыга талган. Төшендә нәрсә күрә икән ул, әллә үзенең туганын - бертуган сеңлесен микән? Нәрсә генә күрсә дә, ул - бик бәхетле!

Фирая Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев