Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге бозга ышанма

Кичке салкында катып калган боз иртәнге якта күпмедер авырлыкка түзсә дә, көндезге кояш нурлары аның ныклыгын киметә. Боз даими суыклар җиткәч кенә ныгый, әмма ул вакытта да әле кыска гына җылыту булса, бу сыйфатын бик тиз югалта, көпшәккә әйләнә.

Сулыклар боз белән капланса да, боз өстенә чыгу аеруча куркыныч. Бу сүзләрне ел саен кабатлап торсак та, күпләр аңа колак салмый. Һаман боз өстенә чыгалар, үзләренең тормышларына куркыныч тудыралар.

Кичке салкында катып калган боз иртәнге якта күпмедер авырлыкка түзсә дә, көндезге кояш нурлары аның ныклыгын киметә. Боз даими суыклар җиткәч кенә ныгый, әмма ул вакытта да әле кыска гына җылыту булса, бу сыйфатын бик тиз югалта, көпшәккә әйләнә.
Кеше өчен 10 см калынлыктагы боз куркынычсыз, дип санала. Җәяүлеләр кичүе өчен бозның калынлыгы 15 сантиметрдан ким булмаска тиеш, ә инде шугалакларда калынлык 25 см булу шарт. Әмма сулыкларның бөтен җирендә дә боз калынлыгы бер төрле түгел. Кызу агымлы, камышлы, җылы сулар койган урыннарда, канализация сулары кушылган урыннарда, күпер асларында һ.б . урыннарда боз ныклы булмый. Аеруча кар белән капланган боз өстеннән йөрү куркыныч, чөнки яңа барлыкка килгән бозга яуган кар боз катуны киметә, куркыныч урыннарны каплый.
Бозның ныклыгын аның төсенә карап билгеләп була. Зәңгәр яисә яшел төстәге үтә күренмәле боз, гадәттә, ныклы була. Ә ак төстәге бозның ныклыгы ике тапкыр кимрәк. Соры, тонык, үтә күренми торган ак яки саргылт боз ышанычсыз һәм чытырдамыйча гына ватыла.
Шулай да бозлы суга эләккән очракта, нәрсә эшләргә соң? Иң беренче чиратта паникага бирелмәгез! Суга башыгыз белән чумудан сакланыгыз. Моның өчен, кулларыгызны як-якка җәеп, бозга тотынырга тырышыгыз, гәүдәгезне агым буенча горизонталь рәвештә тотыгыз. Бозны ватмаска тырышыгыз. Кискен хәрәкәтләр ясамыйча, түшегез белән боз өстенә шуышып, аякларыгызны чиратлап, боз өстенә чыгарыгыз. Аннан соң читкә тәгәрәргә һәм килгән юлыгыз буенча шуышырга, чөнки ул сукмак ныклыкка тикшерелгән бит инде. Суыктан, туңудан котылу өчен йөгерәсегез килсә дә, ярга җиткәнче сак булыгыз, чөнки тагын боз астына китүегез бар, дип кисәтә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев