Мөслим-информ

Көзге бакчаны ничек тәрбияләргә? (БЕЛГЕЧЛӘР КИҢӘШЕ)

Октябрь аенда көннәр кыскарганнан-кыскара. Кайсы көннәрне хәтта һавада кар бөртекләре дә әйләнгәли... Ләкин кар ятарга әлегә иртәрәк.

Алмагач һәм слива төпләрендә череп коелган җимешләрне калдырмагыз. Алардагы корткычлар тиздән туфракка төшеп китәрләр дә, анда исән-имин кышлап, яз җитүгә үрчи дә башларлар. Сынган, түбән салынган ботакларны кисеп яндырыгыз, урыннарын бакча кайнатмасы (садовый вар), яисә табигый әлифлы буяу белән буяп куегыз. Кәүсәләрнең һәм эре ботакларның чатнаган кайрылары астында алмагачларның иң куркыныч дошманы - җимеш корткычлары яшеренгән була. Алардан арыну өчен кайрының чатнаган, тишелгән, уелган тигезсез урыннарын, кырып алган авыру өлешләрен берәр пленкага коя барып, соңыннан яндырырга киңәш ителә. Яфраклар коелып беткәч тә агач-куакларны игътибар белән карап чыгыгыз. Коры яфраклар өзелмичә эленеп калган икән, бу шулай ук төрле корткычларның оясы дигән сүз. Каралып беткән хәлдә эленеп торган җимешләрне дә җыеп алып яндыру мөһим. Карлыганның җимеш бирүдән туктаган иске ботакларын шулай ук кисеп бетерү мөһим. Аларга алмашка көчле булып үскән берьеллыкларны калдырып, яшьләренең дә артыкларын кисәргә кирәк. Коелган яфракларны җыеп яндыру, агач-куак төпләрен казып кую шарт.

8-10 еллык куакларны инде бөтенләй төпләргә була, алардан киләчәктә әллә ни файда күрә алмассыз. Бу айда үсентеләргә санитар кисү үткәрергә киңәш ителә. Монда инде жәлләп торырга кирәкмәс: агач-куакны артык куертып торучы, шулай ук чирле, сынган, барлык зәгыйфь ботакларны кисеп ташлагыз. Арада сәламәт күренгән ботакларны ваклаштырып, компост чокырына салырга мөмкин. Калганнарын яндырабыз.

Көл - менә дигән ашлама. Аны да шул ук компост чокырына сибәргә мөмкин. Агач төбен йомшартканда көрәк белән 10-12 см.дан тирән казымагыз. Рәтләр арасын чокыганда алма-груша араларын 20 см, чия-сливаларныкын 16 см. тирәсе казырга киңәш ителә. Кышкылыкка агачларны су запасы белән тәэмин итү иң мөһим көзге эшләрдән санала. Яшь агачлар төбенә 20-25 чиләк салу кирәксә, 6 яшьтән өлкәнрәкләренә 400 литрга кадәр су кирәге хакында онытмагыз. Шунысы да мөһим, су белән "сыйлау" эшен ашыктырмагыз, ни өчен дигәндә, көннәр җылы булса, агачларда кабаттан үсеш-яңарыш чоры башланырга мөмкин. Болай итеп сез агачның тынычлыгын бозуыгыз мөмкин. Әгәр сездә туфрак асты сулары тирән икән, туфракны 2 метрга кадәр тирәнлектә дымландырырга киңәш ителә. Ә сулар югары урнашкан икән, 1 метр тирәнлектә дымландыру да җитә. Шулай ук барча җиләк-җимеш агачларын, куакларны ашламаларга онытмагыз. Монда органик ашламалар да, минераль ашлама да кулланыла.

Октябрь аенда уңышы кимегән карт агачларны төпләү эшен дәвам итәбез. Агач утыртырга соңга калмагыз! Бу эшне салкыннар башлануга 25-40 көн кала башкарырга кирәк. Әгәр дә әлеге срокка өлгермисез икән, үсентеләрне кышкылыкка күмеп калдырып (прикопка) торыгыз. Участокта агач утыртуны планлаштырган вакытта шуңа игътибар итегез: алма, груша, айва агачы төпләнгән урыннарга кабаттан әлеге чемечке төшле үсентеләрне утыртмагыз. Бу урынга төшле орлыклы слива, чия һ.б. утыртырга киңәш ителә. Һәм киресенчә! Менә шулай иткән вакытта бер төр агачларның чире башкаларга күчми, чәчү әйләнеше дигән нәрсә дә төгәл үтәләчәк. Үсентеләрне язын утыртырга планлаштырасыз икән, утырта торган чокырларны көздән әзерләп калдырыгыз. Ә көзен утыртырга уйлыйсыз икән - яздан. Әгәр утыртуны әлеге көздә планлаштырсагыз, чокырны бүгеннән үк хәстәрләргә кирәгер. Сатып алган үсентенең яфраклары бар икән, тизрәк өзеп ташларга ашыгыгыз: болай иткәндә кәүсәдәге дым сакланып калачак. Әгәр сез яфраклары коелган җимеш агачын җентекләп тик-шерсәгез, анда ефәк күбәләге йомыркаларын күрми калмассыз. Аларны кырып алып, яндырыгыз. Күпләр бүген бакчаларында клон ялганмалы алмагачлар, хәтта персиклар үстерү белән мавыга башлады. Аларны кышкы сал-кыннардан саклар өчен кәүсә тирәли 30 см. биеклектә туфрак белән каплагыз. Кәүсә төбе кечкенә таучыкны хәтерләтергә тиеш. Таучыкның читләрен дә 1-2 метр диаметрда (агачның яшенә карап), 10 см. биеклектә мүлчәләргә киңәш ителә. Агачларның кәүсәләре бу чорда аеруча игътибар сорый. Аларның штамбын иске кайрысыннан чистартыгыз - бу анда кышлаучы зарарлы бөҗәкләрдән арынырга булышачак. Бу чорда кимерүчеләргә каршы көрәш тә алып барылырга тиеш. Җимеш агачларының штамбын һәм скелет ботакларын агартырга онытмагыз. Моны матурлык өчен түгел, ә кояш яндырудан һәм каты салкыннардан саклау өчен эшләргә кирәк. Яшелчә бакчасында Октябрьдә кышкы сарымсак утыртуны дәвам итәләр. Бүлбеләрнең өстенә, алар салкында туңмасын өчен, 3-4 см. калынлыгында торф сибәргә киңәш ителә. Һава темпе-ратурасы 4-5 градуска калгач, кишер чокып алына. Моңа сигнал - ки-шернең аскы яф-ракларының саргаюы. Бер тәҗрибә эшләп карарга киңәш итәбез: түтәлнең бер өлешендә кишерне кышлыкка калдырырга! Бу өлешнең өстен яфраклар, торф белән капларга кирәк. Кишерегез бер дигән кышлаячак! Ул сусыл да, татлы да булачак! Беренче елны аз гына участокта калдырып карагыз, киләчәктә күпме кирәген үзегез хәл итәрсез. Саклауга салынасы кишерне исә бик яхшылап киптерегез. Кәбестәне дә алыр вакыт якын-лашты. Аны туңдырулар башлан-ганчы алып, саклауга куярга киңәш ителә. Подвалга сыймаган һәм берникадәр зыян күргән кәбес-тәләрне кышлыкка төрле салатлар әзерләү өчен файдаланыгыз. Шулай ук октябрь аенда кәбестә тозлый башларга да мөмкин, хәзер җыела торган кышкы сортлар шуңа тәгаенләнгән дә. Керән тамырын чокып алырга вакыт: эреләрен төрле тәмләткечләр ясауда, вакларын яңа урынга күчереп утырту өчен кулланырга мөмкин. Уңышы җыеп алынган түтәлләргә ашлама кирәк дидек. Бу максатка сидератлар чәчәргә мөмкин. Моның өчен борчак, фасоль, горчица һ.б. чәчәргә киңәш ителә. Алар үсә төшсә, кышын җирдә дым да яхшы сакланыр, шулай ук туфрак органик ашламаларга да баеп калачак. Җирне кышка казып калдырыргамы, әллә... Әлеге мәсьәлә буенча бәхәсләрнең бер дә тынганы юк. Кемдер тирән итеп казып калдыру яклы, кемдер хәтта сөреп үк куя. Кемдер исә берникадәр туфрак өстен бераз йомшартып кына калдыру яклы. Фикерләр төрле. Ә менә туфракның ашламаларга мохтаҗ булуы турында сүз дә юк. Шуңа күпләребез көздән туфракка тирес кертеп калдырырга тырыша да инде. Бу эшне дә соңга калдырырга ярамый. Салкыннар башлануга 15 көн чамасы кала, түтәл әзерләп, вак суган орлыкларын утыртырга ашыгыгыз. Юкса, язга кадәр алар барыбер кибеп бетәчәк. Ә менә аларны утыртып, түтәлне яфраклар, торф белән ябып куйсагыз, иртә яздан ук яшел суган кыякларына кинәнерсез. Кышка якыная төшкәч рәваҗ (ревень), кузгалак, эстрагон һ.б. күпьеллыкларны бүлеп, күчереп утыртырга мөмкин. Чәчәкләр бакчасында нинди эшләр көтә? *көзгә туфрак әзерләү; * гиацинтлар утырту; *георгиннарны чокып алу; *бегония, лютиклар, анемоннарны, канналарны казып алу; *декоротив сулыклардагы җылылык яратучы чәчәкләрне саклауга кую; *чәчәк атучы лианаларны, куакларны кышка әзерләү; *язын үсентеләр утырту өчен туфрак әзерләү; *хризантемаларны тәрбияләү. Бакчада чәчәк атып утыручы берьеллык чәчәкләр инде калмады диярлек. Хәзер түтәлләрне, рабаткаларны тәртипкә китереп, туфракка киләсе ел өчен ашлама кертеп, кирәк икән, казып та куярга мөмкин. Георгин, гладиолуслар, монтбреция һ.б. чокып алынган урыннарда да бу эшләрне башкарырга онытмагыз. Октябрьнең беренче яртысында ачык туфракка суганлыларны утыртуны төгәлләгез. Нарцисс, ләла кебек вак суган-лылар инде күптән утыртылгандыр, хәзер гиацинтларга чират җит-те. Алар тамыр алсын өчен һава температурасы 10 градустан да югары булмаска тиеш. Гиацинтлар шактый таләпчән, көйсез культуралардан санала, шуңа да безнең бакчаларда алар чагыштырмача сирәк очрый. Ләкин бу чәчәкләрнең гүзәллеге һәм алардан тирә-юньгә таралган хуш ис бакчачы тырышлыгын бишләтә аклый дип әйтергә мөмкин булыр иде. Туфракта кышламый торган күпьеллык чәчәкләрне (георгин, гладиолус, анемон һ.б.) казып алыр вакыт җитте. Моның өчен коры һәм җылы көнне сайларга кирәк. Салкыннар алдыннан декоратив буаны һәм анда яшәүчеләрне дә зур җитдилек белән кышка әзерләргә өлгерергә кирәк. Әгәр һава торышы мөмкинлек бирсә, октябрь аенда газонны соңгы тапкыр кисәргә кирәгер. Аны коелган яфраклардан һ.б. чүп-чардан араларга кирәк. Газоннан яңгыр селәүчәннәрен дә җыеп алырга киңәш ителә, ә менә юеш һәм туңа төшкән үләнне таптарга һич ярамый. Ай башында газон үләнен фосфорлы һәм калийлы ашламалар белән ашларга онытмагыз. Ай ахырында җылы яратучы лианаларны һәм куакларны, шул исәптән роза куакларын да кышкылыкка ябарга вакыт җитә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: