Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзгә дарулар 5-20 процентка кадәр артачак

Иң беренче чиратта, бу сезонлы даруларга кагылачак, дип яза "Татар-информ".


Россия даруханәләрендә даруларның бәясе көзгә 5-20 процентка кыйбатланырга мөмкин, дип хәбәр итә «Известия» газетасы, Федераль таможня хезмәте мәгълүматларына сылтама биреп.

Идарәдә белдерүләренчә, 2017 елның беренче яртыеллыгында чит илдән дарулар кертүнең чыгымы, узган елга караганда, 11 процентка арткан. Россиягә дарулар кертеп, иң күбе Европа илләре акча эшләгән. Алар арасында Германия (801,5 миллион доллар), Франция (371,5 миллион доллар), Италия (254,8 миллион доллар) һәм Бөекбритания (232,9 миллион доллар) бар.

«Аптечная гильдия» фармацевтика оешмасы башлыгы Елена Неволина фикеренчә, көзгә медицина препаратларының бәясе артырга мөмкин. Иң беренче чиратта, бу сезонлы даруларга кагылачак.

«Иң популяр даруларга бәяләр күтәреләчәк. Шулай ук тиздән сезонлы авырулар башлану көтелә, мәсәлән, грипп, - бәяләр нәкъ шундый авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган даруларга кыйбатланачак. Уртача алганда бәяләр арту 5тән 20 процент аралыгында булачак», - дип фаразлый Елена Неволина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X