Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзен бакчада ниләр эшлиләр?

Җәен бакчадан кайтмый мул уңыш өчен "көрәшкән" бакчачылар бераз тын ала - яшелчә һәм җиләк-җимеш җыеп алынган, кышка әзерләп куелган. Түтәлләр бушап калган. Әмма бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк. Беренче салкыннар төшкәнче ниләр эшләнә? Беренче чиратта: - Җимеш агачлары...

Җәен бакчадан кайтмый мул уңыш өчен "көрәшкән" бакчачылар бераз тын ала - яшелчә һәм җиләк-җимеш җыеп алынган, кышка әзерләп куелган. Түтәлләр бушап калган. Әмма бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк. Беренче салкыннар төшкәнче ниләр эшләнә? Беренче чиратта: - Җимеш агачлары һәм куакларының ботакларын кисәргә кирәк; - Туфракка ашлама кертеп, кирәк булса, "дәвалап" алалар; - Җирне казып чыгарга кирәк; - Җылытылган түтәлләр ясарга; - Җир кишәрлеген җыештырырга. Боларны эшләү шактый көч сорый, шуңа һәр төр эшне берничә көнгә бүлеп, урамда яхшы һава торышы сакланган чорда эшләнеп бетәрлек итеп бер тәртипкә салырга кирәк. Кояшлы җылы көннәр әле күпме булыр? Монда халык сынамышларына таянырга да була. Сынамышлар календарендә бакча эшләре өчен уңай булган көннәр дә күрсәтелә. Мәсәлән, кайбер дини бәйрәмнәр вакытында эш башларга кирәкми, алар баребер уңышлы булмас. Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Кышка кадәр алар үсеп кала, ә инде язын беренче уңышны да җыеп алырга була. Көзен бакчада ниләр утыртырга мөмкин икәнлеген күп кеше белми. Ә бит сентябрьдә һәм хәтта октябрь башында да көннәр шактый җылы була, һәм бу вакыт эчендә үсемлекләр тамыр җибәреп бераз ныгып та кала ала. Көздән чәчүнең үз өстенлекләре бар: • Язын бакча утыртыр өчен азрак вакыт таләп ителә; • Язгы уңышны бер-ике атнага иртәрәк җыеп алып була. Кимчелекләре дә бар: • Үсентеләр шытып чыгып, һәлак булырга мөмкин; • Яхшы тәрбияләнгән, җиңел туфраккка гына утыртырга була; • Язын явым-төшем күп булып, су басса, чыккан үсентеләр һәлак булырга мөмкин; • Салкыннарга чыдам үсемлек төрләрен генә көздән чәчеп калдырып була. Көздән ниләр чәчәбез һәм бу эш ничек башкарыла? Кышка чәчеп калдыра торган тәмләткечләр һәм яшелчәләр: • сарымсак, • кара суган, • кузгалак, • яфраклы петрушка, • укроп, • кишер, • чөгендер, • гәзнич (пастернак). Халык сынамышлары буенча, сарымсакны Покрау бйрәменәчә, ягъни 14 нче октябрьгә кадәр утыртырга кирәк. Көзен яшелчәләрне утыртыр алдыннан туфракка ашлама кертергә һәм җирне яхшылап казып, күпертеп чыгарга кирәк. Көзге чәчүдән соң көннәр озакка салкынайтып җибәрсә дә куркырга кирәкми. Киресенчә, салкында шытымнар чыныгып кала, беренче кыраулар төшә башлаган чорга алар инде шактый ныгый. Көзге чәчүләрне башкару өчен иң яхшы температура - нульдән 2-3 градус югарырак җылылык санала. Чәчү өчен иң яхшы урыннар: Көзге үсемлекләр өчен урынны белеп сайлау зарур. Язын су җыелып тормасын, ә кышын ул җирне калын гына кар капласын, карны җил очыртып торырлык булмасын. Буразналарны бик тирән итмиләр. Чәчүлек орлыгы гадәттәгедән 20-25 процентка эрерәк булсын. Орлыклар өстенә торф яисә черемәле туфрак сибәләр, аннары чыршы ботаклары йә салам белән каплыйлар. Көздән утыртыла торган чәчәкләр Бакчачыларның күбесе көз көне чәчәкләр дә утыртып калдыра. Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчкәләрне кулайрак күрә: нәркисләр, мускарьлар, лаләләр, крокуслар һәм пушкинияләр утырта. Сары төстәге нәркис чәчәкләре Крокус чәчәкләре Флокс чәчәкләре Чалма чәчәк Чәчәкләрнең бу төрләре кояшлы урыннарны ярата. Утыртканда вакытын дөрес сайларга кирәк: туфракка кырау төшкәнче бер ай кала, соңгарак калсаң, чәчәкләр һәлак булу ихтималы зур. Сентябрь башыннан алып октябрь ахырына кадәр вакыт моның өчен иң яхшысы санала. Кышка кергәнче утыртып калдырырга пионнар, ирислар, флокслар да әйбәт. Аларны сентябрьнең беренче көннәрендә утырталар, яннарына рудбекия, лаванда, ромашка һәм гвоздика да килешә, боларын инде шул ук айның икенче ункөнлегендә утыртырга ярый. Лилияләрне туфракка туң төшәр алдыннан берәр әйбер белән өстән каплап кую яхшы. Кыш алдыннан җирне бераз казыштырып, ашламалап кую кирәк. Көзен утырта торган агачлар Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе - груша. Көз көне утыртканда бу агач урынына яхшы гына ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми. Бары гадәттән тыш кызу көннәр торса яки корткыч бөҗәкләрне агуларга кирәк булганда гына күпмедер хезмәт кую кирәк булачак. Җиләк-җимеш агачлары Грушаның тамырлары көчле, ул туфрактан дымны үзе дә таба ала. Безнең бакчаларда яратып үстерелә торган алмагач та шундый ук үзенчәлеккә ия. Бу агачларны көздән утыртуның өстенлеге - алар язга кадәр җиргә ияләшеп, тамыр системасын ныгытып кала. Груша агачы Слива агачлары да көз көннәрендә утыртыла. Җимеш агачларын алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашлама керткәндә аны алдагы җиде елга исәпләп салалар. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач һәлак булырга мөмкин, яисә җимешләрен саран бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев