Мөслим-информ

"Кызыл күз" синдромы: җәй көне күзләрне ничек сакларга?

Бакчада эшләгәндә, сезонлы аллергия, тузан, кояш нурлары аркасында, күзгә зыян килергә мөмкин. Нәтиҗәдә, кайбер кешеләрдә «кызыл күз синдромы» күзәтелә.

       Җәй көне еш очрый торган күз авырулары турында Республика клиник офтальмология хастаханәсе каршындагы консультатив сырхауханә табибы Асилә СӘМИГУЛЛИНА белән сөйләштек. «Күз бик катлаулы система, медицинада аны баш миенең дәвамы дип тә йөртәләр. Без күргән бөтен нәрсә мизгел эчендә баш миенә тапшырыла», – ди табиб.

Җәрәхәтләнү

Бакча эшләре башлангач, имгәнү очраклары күбәя, шул исәптән күз җәрәхәтләнеп тә мөрәҗәгать итүчеләр арта. Бакчачылар йә күзләренә көрәк сабы белән төртәләр, агач ботагы керә, җил белән чүп эләгә.
Билгеләре. Күз җәрәхәтләнгәндә, ул каты авырта, күздән яшь килә, тамырларына зыян килсә, конъюнктива ертылса, күздән кан да тамарга мөмкин. Күз кызара.
Кисәтү. Эшләгәндә, игътибарлы, сак булырга кирәк, күзләрне сакларга, куркынычсызлык кагый­дәләрен үтәргә, эшләгәндә бөтен яктан да күзне каплый торган махсус күзлек кияргә киңәш ителә.

Кан саву

Аеруча өлкән яшьтәге кешеләр көннәр җылытуга бакчаларыннан кайтып та керми. Озак вакыт аска карап эшләгәндә, күзгә көч килә. Нәтиҗәдә, күзгә кан сава. Ә артык авыр күтәргәндә, көчәнгәндә, күзнең челтәр катлавына зыян килергә мөмкин. Бу вакытта күз алдындагы сурәтләр «йөзә» башлый. Шуңа да еш кына челтәр катлавына зыян килгән кешеләр күз алдында төрле сурәтләр: арыслан башлары, чебеннәр, яшен ташларын күрәм дип зарлана.
Билгеләре. Күз кызара, күзнең агына кан төшә. Күз алдында сурәтләр йөзеп йөри. Күз күрүе начарлана.
Кисәтү. Эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, авыр күтәрмәскә, озак вакыт аска карап эшләмәскә кирәк.

Ялкынсыну

Җәй көне күпләр бакчада эшли. Җил белән кергән тузан, ком, пычрак кул белән күзләрне тоту аркасында, конъюнктивит барлыкка килергә мөмкин. Бу вакытта күзнең лайлалы тышчасы ялкынсына. Вируслы коньюнктивит еш кына ОРВИ белән бергә бара. Шуңа да ул эсселәп туңганнан соң барлыкка килергә дә мөмкин. Авыру кеше төчкергәннән соң да күзгә вируслар йогу ихтималы бар. Берничә көннән вируска бактерияләр дә кушылса, хәл катлау­лана. Күз эренли башлый.
Билгеләре. Вируслы конъюнктивит вакытында күз кызара, күз эчендә нидер бар кебек, йомарга җайсыз, күзләр яшьләнеп торган сыман тоела. Әгәр бактерияле конъюнктивит икән, яшел төстә эрен килә. Иртән торганда, керфекләр бер-берсенә ябыша, күзне ачып та булмый. Тән температурасы да күтәрелергә мөмкин.
Кисәтү. Кулларны ешрак юарга, конъюнктивит эләктергән кешенең шәхси куллану әйберләре: сөлге, савыт-саба үзенә аерым булырга тиеш. Күзне кул белән тотмаска, пычрак кулъяулыклар белән сөртмәскә.


Аллергия

Аллергия бүген киң таралган авыруларның берсе. Аны хәтта цивилизация авыруы дип тә йөртәләр. Аллергиянең нидән килеп чыкканын төгәл генә ачыклый алмыйлар, ул нәселдән күчәргә, тузан, үсемлек серкәләре, йорт хайваннары, азык-төлек, көнкүреш-химия товарлары һәм башка сәбәпләр аркасында килеп чыгарга да мөмкин. Күзләрдә, гадәттә, сезонлы аллергия күзәтелә. Күпләр яздан алып көзгә кадәр аллергиядән җәфалана.
Билгеләре. Аллергия вакытында күз кабагы шешә, тиресе купшаклана, күз кычыта, кызара, күз яше ага, борынга томау төшәргә, сулыш алу авырлашырга мөмкин.
Кисәтү. Аллергияне алдан кисәтеп булмый. Җил белән чәчәк серкәләре 300 километрга кадәр тарала, шуңа да чәчәк аткан урыннарда булмагыз, дип киңәш итү дә урынсыз. Бу авыруга каршы прививка да уйлап табылмаган. Авыруның беренче билгеләрен сизүгә, аллергиягә каршы дарулар эчеп куярга кирәк. Әгәр дә үзегездә аллергия дип шикләнәсез икән, табибка күренсәң яхшырак.

Язгы катар

Язгы дип аталса да, күпләр бу авырудан җәй көне интегә. Бу аллергиянең бер төре. Бары бу вакытта кеше кояш нурларына артык сизгер була. Шулай да галимнәр, катарны кояш түгел, ә азык-төлеккә, серкәләргә булган аллергеннар китереп чыгара дип саный.
Билгеләре. Аллергиядәге кебек үк күз кызара, күз яше ага, моңа өстәп, кеше яктылыктан курка.
Кисәтү. Кояшлы көннәрдә кояштан саклый торган кара күзлек кияргә кирәк. Күзлекне базар, урам чатыннан сайламаска, ә арзан бәягә булса да, махсуслашкан кибеттән алырга киңәш итә белгечләр.

Дәвалану

Күз белән бәйле авырулар вакытында мөстәкыйль дәваланырга киңәш ителми.
Иң яхшысы: табибка күренү, ул авыруны төгәл билгеләп, дәвалау юлын тәкъдим итәчәк. Конъюнктивит вакытында, гадәттә, тамчылар кулланалар. Эренне юдырту өчен антисептик кушылмалар да бирергә мөмкиннәр. Җилле көнне урамга чыкмаска тырышырга, туңмаска, авырган вакытта мунча, бассейнга кермәскә киңәш ителә. Халык медицинасы буенча, күзләр авыртканда куе кара чәй белән сөртү, сабыйга күкрәк сөтен тамызу ярдәм итә дисәләр дә, медицинада бу хупланмый. Табиб,күзләрне бары кайнаган су белән генә юарга мөмкин, ди. Кайбер күз авыруларын операция ярдәмендә дәвалыйлар.

Күз авырулары белән бәйле 3 сорау

1. Елама, күзеңне бетерәсең, диләр халыкта. Еш елау чынлап та сукырайтамы?
– Елауның күз өчен зыяны да, файдасы да юк. Бу күбрәк кешенең эмоциональ халәте, психика белән бәйле. Еш елау сукырайта дип өздереп әйтә алмыйм, ә менә күзгә чүп кергәндә күз яше аны, киресенчә, юдыртып чыгара. Кеше сөенечтән, кайгыдан еларга мөмкин. Еш еласа, борчылса, күзгә генә түгел, гомумән, организмга зыян килергә мөмкин.

2. Интернетта күзгә ял өчен стереосурәтләр тәкъдим итәләр. Рәсемгә текәлеп карап торасың да, анда икенче бер сурәт барлыкка килә. Бу чынлап та күз өчен файдалы картиналармы?
– Нәкъ менә стереокартинкалар гына күзне ял иттерә дип әйтеп булмый. Алар бар. Күпләр аларны кызыгып карыйлар. Әмма кайбер кешеләрдә озак вакыт бер урынга текәлеп тору аркасында, «коры күз» синдромы башланырга мөмкин. Бу вакытта күз авырта, күздән яшь ага. Шуңа да моның белән артык мавыгырга киңәш итмим.

3. Эретеп ябыштырганда, утка карап тору күзгә зыян китерәме?
– Әйе, сварканың күзгә зыяны бар, бу вакытта күзләр пешәргә мөмкин. Шуңа да күзне бар яктан саклый торган махсус битлек, күзлек киеп эшләргә киңәш ителә.

ЧЫГАНАК: "Шәһри Казан" газетасы сайты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: